27 июньдә Казанның кайбер йортларында ут булмаячак

2017 елның 23 июне, җомга

27 июньдә кайбер Казан йортларында ут булмаячак. Уттан өзү эшләре Казан электр челтәрләренең ЛЭП, транспорматор подстанцияләренең электротехник җайланмаларына планлы ремонт ясауга һәм бүлү челтәрләре җайланмаларына техник хезмәт күрсәтү эшләренә бәйле, дип хәбәр итә "Челтәр компаниясе" ААҖ.

9.00 сәгатьтән башлап 17.00 сәгатькә кадәр Идел буе районының Кукушкино бистәсендәге Загородная, Озерная, Оранжерейная, Парниковая, Поперечно-Прогонная, Проселочная, Теньковская, Услонская урамнарында ут сүнәчәк. Моннан тыш, шушы ук вакытта Отары бистәсенең Гагарин, Лесная, Матюшинская, Яшьләр, Отарская, 1-я, 2-я, 8-я, Поперечно-Отарская урамнарда да электр булмаячак.

8.00 сәгатьтән башлап 17.00 сәгатькә кадәр Совет районының Зур Дәрвишләр поселогының Окружная һәм Лотфулла Фаттахов урамнарында ут сүнәчәк.

http://www.kzn.ru/news/59757-27-iyunya-v-ryade-kazanskih-domov-ne-budet-sveta

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International