Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:
1. Эчә торган суга, техник суга, салкын суны транспорлауга һәм агынты суларны транспортлауга тарифлар килештерү хакында.
(Кайбыч м.р.: "Казаньзернопродукт" АҖ, Казан ш.: "Үзәк торак-коммуналь идарәсе" ФДБУ)
2. Россия Федерациясе Оборона министрлыгының "Үзәк торак-коммуналь идарәсе" федераль дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) тарифлар килештерү хакында.
Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелде һәм карап тикшерү өчен Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе карамагына тапшырылды.