ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында Экспертлар советы утырышы булды

2017 елның 28 июле, җомга

2017 елның 28 июлендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасының электр энергетикасы һәм җылы белән тәэмин итү өлкәсендә җайга салынулы эшчәнлек төрләрен гамәлгә ашыручы оешмаларның инвестиция программаларын карау буенча Экспертлар советының утырышы булды. 

 

Экспертлар советы составына ТР дәүләт хакимияте органнары һәм оешмалары вәкилләре керде.

Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:

1. "Татэнерго" АҖ җылылык челтәрләре филиалларының җылы белән тәэмин итү өлкәсендә 2015-2019 елларга инвестиция программасына 2017 елгы чаралар өлешендә үзгәрешләр кертү проектын карау.

2. "Чүпрәле коммуналь челтәрләре" ҖЧҖ җылы белән тәэмин итү өлкәсендә 2018-2021 елларга инвестиция программасы проектын карау.

3. "Яшел Үзән ПТС" ААҖенең җылы белән тәэмин итү өлкәсендә 2016-2018 елларга инвестиция программасына 2017 елгы чаралар өлешендә үзгәрешләр кертү проектын карау.

4. "Бөгелмә ПТС" ААҖенең җылы белән тәэмин итү өлкәсендә 2016-2018 елларга инвестиция программасына 2017 елгы чаралар өлешендә үзгәрешләр кертү проектын карау.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International