Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы булды

2017 елның 1 августы, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:

1. "№ 1-7 квартал котельнаясы"н электр белән тәэмин итү өчен "Яшел Үзән җылылык челтәрләре предприятиесе" ААҖенең электр энергиясен җитештерү буенча объектын "Челтәр компаниясе" ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтырган өчен түләү килештерү хакында.

2. "А" микрорайоны котельнаясы"н электр белән тәэмин итү өчен "Яшел Үзән җылылык челтәрләре предприятиесе" ААҖенең электр энергиясен җитештерү буенча объектын "Челтәр компаниясе" ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтырган өчен түләү килештерү хакында.

3. "ТК-электр челтәрләре предприятиесе" ҖЧҖенең энергияне кабул итү җайланмаларын "Челтәр компаниясе" ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтырган өчен түләү килештерү хакында.

4. Төрлесеннән.

4.1. Казан шәһәренең "Муниципаль торак программалары дирекциясе" муниципаль унитар предприятиесенең "Ютазы урамы буенча 72 фатирлы өч 9 катлы торак йорт" объектын Казан шәһәренең "Водоканал" муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү килештерү хакында.

4.2. Казан шәһәренең "Муниципаль торак программалары дирекциясе" муниципаль унитар предприятиесенең "Ютазы урамы буенча 72 фатирлы өч 9 катлы торак йорт" объектын Казан шәһәренең "Водоканал" муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү килештерү хакында

Мәсьәләләр Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенә карау өчен кертелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International