Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең утырышы булды

2017 елның 4 августы, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде: 

1. "№ 1-7 квартал котельнаясы"н электр белән тәэмин итү өчен "Яшел Үзән җылылык челтәрләре предприятиесе" ААҖенең электр энергиясен җитештерү буенча объектын "Челтәр компаниясе" ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтырган өчен түләү билгеләү хакында.

2. "А" микрорайоны котельнаясы"н электр белән тәэмин итү өчен "Яшел Үзән җылылык челтәрләре предприятиесе" ААҖенең электр энергиясен җитештерү буенча объектын "Челтәр компаниясе" ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтырган өчен түләү билгеләү хакында.

3. "ТК-электр челтәрләре предприятиесе" ҖЧҖенең энергияне кабул итү җайланмаларын "Челтәр компаниясе" ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтырган өчен түләү билгеләү хакында.

4. Төрлесеннән.

4.1. Казан шәһәренең "Муниципаль торак программалары дирекциясе" муниципаль унитар предприятиесенең "Ютазы урамы буенча 72 фатирлы өч 9 катлы торак йорт" объектын Казан шәһәренең "Водоканал" муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында.

4.2. Казан шәһәренең "Муниципаль торак программалары дирекциясе" муниципаль унитар предприятиесенең "Ютазы урамы буенча 72 фатирлы өч 9 катлы торак йорт" объектын Казан шәһәренең "Водоканал" муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында

Карап тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынгач Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында басылып чыгачак һәм ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International