Август ахырында – сентябрь башында казанлыларны 4 ял көне көтә

2017 елның 16 августы, чәршәмбе

Көзнең беренче көнендә Татарстанда Корбан бәйрәмен билгеләп узачаклар. Республикада яшәүчеләрне өстәмә ял көне көтә – 1 сентябрь эшләми торган бәйрәм көне итеп игълан ителде.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтында урнаштырылган Эш календаре буенча, 30 август (Шәһәр һәм республика көне) һәм 1 сентябрь (Корбан бәйрәме) ял көннәре булып тора. 29 һәм 31 август көннәрендә эш сәгатьләре 1 сәгатькә кыскартылган.

Корбан бәйрәме – мөселманнарның корбан китерү бәйрәме, ул Мәккәгә һәм аның әйләнә-тирәлегенә хаҗ кылуның тәмамлануын аңлата. Корбан хаҗ кылуга бәйле гыйбадәттән соң өч көн дәвамында чалына. Гадәт буенча, корбанга китерелгән хайванның ите өч өлешкә бүленә. Беренче өлешеннән туганнар, дуслар, күршеләр өчен тәм-томнар пешерелә, икенче өлеше мохтаҗларга таратыла, өченчесе үз гаиләңдә кала. Бу көнне Казанда хайваннарны корбан итү өчен махсус урыннар оештырылачак.

http://www.kzn.ru/news/60448-v-kontse-avgusta-%E2%80%93-nachale-sentyabrya-kazantsev-zhdet-4-vyhodnyh-dnya

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International