Җайга салынучы оешмалар җитәкчеләренә!

2017 елның 21 августы, дүшәмбе

2017 елның 26-27 октябрь көннәрендә Мәскәүдә "Коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп кору: тармакта тарифларны җайга салу" темасына Х Юбилейлы россиякүләм гамәли семинар булачак.

Чара кысаларында түбәндәге мәсьәләләр хакында фикер алышыначак:

  • Тарифларны җайга салу буенча дәүләт сәясәте кысаларында коммуналь предприятиеләр эшендәге үзгәрешләр
  • Дәүләти-шәхси партнерлык һәм концессия килешүләрен төзү үзенчәлекләре
  • Инвестиция программалары
  • Тармакта тарифларны җайга салу кысаларында ресурс белән тәэмин итүче предприятиеләрнең эше
  • Тарифлар буенча килешенмәүчәнлекләр һәм монпологиягә каршы тикшерү
  • Идарәче оешма һәм ресурс белән тәэмин итүче оешма арасындагы шартнамә мөнәсәбәтләре
  • Уртак мөлкәтне карап тотуга коммуналь ресурслар
  • 44-ФЗ буенча эш кагыйдәләре
  • Яңа "Альтернатив котельня" методы буенча эшләү
  • Җылылык, су белән тәэмин итү һәм су бүлү системаларына тоташтыру
  • ТКХ өлкәсендә әҗәтләрне түләттерү
  • Каты коммуналь калдыклар белән эш итү кагыйдәләре
  • ТКХ ДМС системасында эшләү

Чарада чыгыш ясау өчен Россия Федерациясе Дәүләт Думасы, Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы, Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, Россия ФедераЦиясе Иҗтимагый палатасы, Монополиягә каршы федераль хезмәт, РФ Президенты каршындагы Россиянең халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе, "Төзелеш министрлыгы академиясе" оешмасы вәкилләре, шулай ук тармактагы алдынгы экспертлар-гамәлчеләр һәм тәҗрибәле юристлар чакырылачак.

 

http://www.upravlenie-gkh.ru/meropriyatiya/meropriyatie-detalno.php?ID=3706

Семинар программасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International