РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү планнарын яктырту турында киңәшмә

2020 елның 16 июне, сишәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова рәислегендә РФ Конституциясенә төзәтмәләргә тавыш бирү планнарын яктырту буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты бүлекләре башлыклары катнашты. 

   РФ Конституциясенә төзәтмәләр турындагы слайдларга презентация үткәрелде, анда РФ Конституциясенә төзәтмәләрнең безнең һәркайсыбызга һәм тормышыбыз сыйфатына кагылышы булган төп темалары күрсәтелде.           

    Лилия Борисова хезмәткәрләргә Россия Федерациясенең ил, РФ гражданнары таянып яшәячәк Төп законына нинди үзгәрешләр кертеләчәге, РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә катнашу мөһимлеге турында, төзәтмәләрнең формаль булмавы һәм һәр илдә дә мондый тавыш бирүдә катнашу хокукының гражданнар тарафыннан гамәлгә ашырылмавы хакында хәбәр итте. Конституциягә төзәтмәләр тормышка турыдан-туры кагыла.

   Хезмәткәрләргә илдә килеп туган эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, алда көтелгән тавыш бирүдә сәламәтлек саклау һәм профилактика өчен барлык шартларның да үтәләчәге турында хәбәр ителде: 25 нче июньнән 1 нче июльгә кадәр өйдә тавыш бирү, шулай ук, сайлау участокларында кеше күп тупланмасын өчен, 25-30 нчы июньдә сайлау участокларында алдан тавыш бирү оештырылачак.

  Мондый форматтагы киңәшмәләр, Дәүләт комитетының барлык хезмәткәрләренә мәгълүмат бирү өчен, Лилия Борисова тарафыннан алга таба да уздырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International