Электр энергиясе 2021: Дәүләт комитетында электр энергиясен җитештерү һәм җибәрүнең фараз балансы тикшерелде

2020 елның 13 июле, дүшәмбе

     Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Александр Штром рәислегендә «Сетевая компания» ААҖ, «Татэнергосбыт» АҖ, «СО ЕЭС» АҖ филиалы, «Татарстан Республикасы энергосистемасының төбәк диспетчерлык идарәсе» (Татарстан РДУ) белән видеоконференцэлемтә режимында эшлекле киңәшмә узды. 
     Киңәшмәдә 2020 елның 10 нчы июлендә узган килештерү киңәшмәсендә Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт күрсәтмәләрен үтәү максатында, 2021 елга электр энергиясен җитештерү һәм җибәрүнең җыелма фараз балансы параметрлары турында фикер алыштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International