Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды

2020 елның 9 ноябре, дүшәмбе

Бүген Килештерү комиссиясе утырышында Татарстан Республикасында 2021 елга торак урын һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә түләүнең төбәк стандартлары проекты каралды.

Тиешле карар проекты Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан торак урын һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтү өчен түләгәндә халыкка социаль ярдәм чараларын тәэмин итү максатларында әзерләнгән. Проект нигезендә торак урын һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә түләгәндә гаиләнең җыелма керемендә гражданнарның максималь мөмкин булган өлешенең, субсидияләрне исәпләгәндә кулланыла торган торак урынның норматив мәйданының, торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә 2021 елга 913 муниципаль берәмлек кисемендә дифференциацияле бәяләрнең төбәк стандартлары күләмен билгеләү тәкъдим ителә.

Төбәк стандартларын исәпләгәндә, республика муниципаль берәмлекләре башкарма комитетлары тәкъдимнәре нигезендә торак хезмәтләре күрсәтүгә бәяләрнең артуы, шулай ук 2024 елга кадәр Россия Федерациясенең социаль-икътисади үсеш фаразлары параметрлары буенча коммуналь хезмәтләр күрсәтү күләменең артуы исәпкә алынган.

Тулаем алганда, төбәк стандартлары проекты килештерү процедурасын узды, Килештерү комиссиясе әгъзаларында җитди сораулар тудырмады.

Проектны карау нәтиҗәләре буенча Килештерү комиссиясе әгъзалары 2021 елга Татарстан Республикасында торак урын һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтү өчен түләүнең төбәк стандартлары турындагы мәсьәләне Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенә кертергә дигән карар кабул итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International