Дәүләт комитетында Аксубай, Чүпрәле һәм Ютазы районнарында каты коммуналь калдыклар белән эш итү эшчәнлеге турында фикер алыштылар

2020 елның 11 ноябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында видеоконференция режимында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча эшче штаб утырышы булып узды.

Аксубай, Чүпрәле һәм Ютазы районнары башкарма комитетлары вәкилләре каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә башкарылган эшләр турында хисап тотты.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова Чүпрәле муниципаль районында каты коммуналь калдыкларны күмү өлкәсендә эшчәнлек алып баручы «Фламинго» ҖЧҖтә хокук билгеләү документларының гамәлдә булу срогы тәмамлануын билгеләп үтте, законнар нигезендә, оешманың яңа озак сроклы җайга салу чорына гариза һәм документлар пакеты Дәүләт комитетына агымдагы елның 1 декабренә кадәр тапшырылырга тиешлеген ассызыклады.

Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсе вәкиле Елена Попова әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаган өчен түләү кертергә кирәклеген билгеләп үтте. Әйтик, хәзерге вакытта Аксубай муниципаль районында каты коммуналь калдыкларны күмү өлкәсендә эшчәнлек алып баручы «Благоустройство» ҖЧҖ белән әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаган өчен суд аша түләү алына.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Аксубай, Чүпрәле һәм Ютазы районнарында каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә «Халык контроле» системасы аша гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләрне карау нәтиҗәләре турында чыгыш ясады. 

Сәрия Сабурская хәбәр иткәнчә, төбәк операторларына шикаятьләр даими рәвештә килә. Халык бигрәк тә контейнерлар һәм мәйданчыклар җитмәүгә, чүп-чарны вакытында чыгармауга һәм күпфатирлы йортлар территориясендә чүп контейнерлары өчен мәйданчыкларның канәгатьләндерерлек булмаган торышына зарлана. Операторларга 85 гариза тапшырылды. Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил төбәк операторларын республика халкының мөрәҗәгатьләрен үз вакытында үтәргә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International