Каты коммуналь калдыклар штабы республиканың Мамадыш һәм Лаеш районнарындагы вәзгыятьне контрольгә алды

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

2021 елның 7 апрелендә Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетында рәис Александр Груничев җитәкчелегендә каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторлары эшчәнлеген тикшерү буенча эшче штаб утырышы булды. 

 

Утырыш Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсе, җирле үзидарә органнары, төбәк операторлары катнашында видеоконференцэлемтә режимында узды.

   

Гадәттәгечә, штаб утырышында муниципаль берәмлекләрнең каты коммуналь калдыклар белән эш итү эше турында хисаплары тыңланды. Конференциягә Буа, Мамадыш, Әгерҗе, Әлмәт районнары да кушылды. Районнардагы вәкилләр штабка халыкны, бюджет һәм коммерция оешмаларын каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә хезмәт күрсәтү белән колачлау турында мәгълүмат җиткерде, тармакның актуаль мәсьәләләрен билгеләде. Докладчылар гамәлдәге полигоннарның йөкләнеш проблемасын кузгатты.   Әгерҗе районында полигонның файдаланылмый калган өлешенең куәте – 4,3%, ә Әлмәт районында 12,5% тәшкил итә. Моннан тыш, Әлмәт районында күпфатирлы йортлар территориясендә чүп контейнерлары өчен мәйданчыклар торышы, районның өстәмә бункерларга һәм контейнерларга ихтыяҗының канәгатьләндерерлек булмавы турында да билгеләп үттеләр.  Мамадыш районында авыл җирлекләрендә яшәүчеләр каты коммуналь калдыкларны чыгару графигыннан канәгать түгел: кышкы чорда айга бер тапкыр һәм җәйге чорда айга ике тапкыр чыгару белән алар килешми.  Дәүләт комитеты рәисе «Гринта» ҖЧҖ төбәк операторы тарафыннан мондый эшкә юл куелырыга тиеш булмавын билгеләп үтте һәм якындагы штаб утырышына, халык өчен тариф йөкләнешен арттырмыйча, гамәлдәге графикны үзгәртү буенча тәкъдимнәр тапшырырга кушты.

 

«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында каты коммуналь калдык проблемалары буенча мөрәҗәгатьләрнең артуы турында шулай ук Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дә хәбәр итте. Агымдагы кварталда чүпне үз вакытында чыгармау турында иң күп шикаятьләр Казан шәһәре һәм Лаеш муниципаль районы халкыннан алынган. Дәүләт комитеты да, үз чиратында, район халкыннан күп тапкырлар шикаятьләргә игътибар итте һәм Дәүләт комитетында, турыдан-туры форматта, «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ  төбәк операторы һәм башкарма комитет вәкилләре белән килеп туган хәл турында фикер алышырга тәкъдим итте.

 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, каты коммуналь калдыклар белән эш итү мәсьәләсе буенча халыкның шикаятьләре даими рәвештә штаб утырышының фикер алышу предметына әйләнә. Ел башыннан «Халык контроле» системасына бу мәсьәлә буенча 170 мөрәҗәгать алынган. Халык өстәмә контейнерлар урнаштыру, контейнер мәйданчыкларын төзекләндерү һәм каты көнкүреш калдыкларын чыгару графигын үтәмәү турындагы мәсьәләләрне күтәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International