Стационар, ярымстационар рәвешләрдә күрсәтелә торган социаль хезмәтләргә тарифлар билгеләнде

2021 елның 5 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты «2021 елга Татарстан Республикасында күрсәтелә торган социаль хезмәтләрне финанслауның җан башына исәпләнгән нормативлары нигезендә социаль хезмәтләр күрсәтүгә тарифлар билгеләү турында» 17.12.2020 ел, № 541-5/соц-2020 карарын Татарстан Республикасының балигъ булмаганнарны социаль-тернәкләндерү үзәкләрендә һәм халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең һәм инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге бүлекләрендә стационар, ярымстационар формаларда күрсәтелә торган социаль хезмәтләргә аерым тарифлар белән тулыландырды.

 

Үзгәрешләрне кертү зарурлыгы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2021 елга Татарстан Республикасының социаль хезмәт күрсәтү оешмаларының норматив чыгымнарын раслау турында» 2020 елның 30 сентябрендәге 887 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында» 2021 елның 27 гыйнварындагы 28 номерлы һәм «2021 елга Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү оешмаларының көндезге бүлекчәләрендә дәүләт хезмәтләре күрсәтүгә норматив чыгымнар раслау турында»   2021 елның 12 февралендәге 72 номерлы карарлары кабул ителүгә бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International