Каты коммуналь калдыклар штабы: чүп чыгару графигы сайтларда гына түгел, кәгазьдә дә булырга тиеш

2021 елның 23 июне, чәршәмбе

2021 елның 23 июнендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында каты коммуналь калдыклар штабының чираттагы утырышы булып узды. Утырышны Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина алып барды.

Дәүләт комитеты тарафыннан гражданнарны күчмә кабул итү кысаларында район халкы өчен каты коммуналь калдыкларны чыгару графикларының ачык булмавы аеруча актуаль проблема булып кала. Төбәк операторлары, башкарма комитетлар белән берлектә, гражданнарга үз вакытында хәбәр итү эшен дәвам итә, әмма республиканың кайбер районнары рәсми сайтларда график буенча актуаль мәгълүматны яңартмыйлар.

Шуңа бәйле рәвештә, Лариса Хәбибуллина муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетларына графикларны килештерү, аларның һәркем өчен  һәм үз вакытында белгертү эшен көчәйтергә кушты:

«Халыктан алынган шикаятьләрдә каты коммуналь калдыкларны чыгару  графикларын белмәү проблемасы чагылдырыла. Барлык торак пунктларда да интернет юк. Шуңа күрә интернет ресурслары сайтларыннан кыскартылган мәгълүмат алып, аларны кешеләр күрә алсын өчен, аэ зур активлык булган урыннарда кәгазьдә дә урнаштырырга кирәк», – дип билгеләп үтте Лариса Васильевна.

Шулай ук рәис урынбасары башкарма комитетларның җитәкчеләренә каты коммуналь калдыкларны чыгару буенча рәсми мәгълүмат булмаган районнар белән эшне контрольгә алырга кушты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International