ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында «Камаз-энерго» ҖЧҖ һәм «ПЭС-НК» ҖЧҖ өчен электр энергиясе тапшыру тарифларының төп параметрлары турында фикер алыштылар

2021 елның 2 августы, дүшәмбе

30 июль көнне Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Эшче тариф комиссиясенең күчмә утырышлары узды.

Рәиснең беренче урынбасары А.Л.Штром җитәкчелегендәге тариф комиссиясе «Камаз-энерго» ҖЧҖ (Яр Чаллы шәһәре) һәм «ПЭС-НК» ҖЧҖ (Түбән Кама шәһәре) өчен 2022 елга электр энергиясе тапшыруга индивидуаль тарифлар формалаштыруның төп параметрларын карады. Комиссия утырышларында «Камаз-энерго» ҖЧҖ директоры Р.Р.Хәбиров һәм «ПЭС-НК» ҖЧҖ директоры Е.В.Рогов катнашты.

Күчмә утырышларда Дәүләт комитеты вәкилләре предприятиеләрдәге  электр челтәре җайланмаларын төзәтү һәм аларга техник хезмәт күрсәтү эшләре белән танышты, Татарстан предприятиеләрен электр энергиясе белән тәэмин итүче подстанцияләрдә көч җиһазларының торышын бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International