Дәүләт комитеты хезмәткәрләре Чаллы шәһәрендәге полигонны карап, «Коммунсервис» ҖЧҖ һәм «Идел буе экологик компаниясе» ҖЧҖ калдыкларны эшкәртү объектлары белән танышты. Калдыкларны компостацияләү алымына аерым игътибар бирелде.
Калдыкларны компостацияләү – биологик материалның төрле микроорганизмнар, гөмбәләр һәм туфрактагы тереклек ияләре ярдәмендә таркату процессларын тизләтү ысулы.
Компостацияләү ярдәмендә азык-төлек калдыкларын утильләштерү проблемасын өлешчә хәл итәргә мөмкин, ул ахыр чиктә бозылган җирләрне торгызу өчен техник грунт алырга мөмкинлек бирәчәк.
Эшкәртү проблемасы Татарстан өчен генә түгел, ә тулаем ил буенча да актуаль. Каты коммуналь калдыкларның яртысын азык-төлек калдыклары тәшкил итә, алар бозылган җирләрне торгызу өчен техник грунт алып, компостацияләү ысулы белән утильләштерелә алыр иде.
Дөрес җиһазландырылмаган чүплекләрдә һәм полигоннарда саклана торган тонналарча чүп-чар әйләнә-тирәлеккә зыян сала. Экологик хәлне каты көнкүреш калдыкларын сортировкалау һәм эшкәртү ярдәмендә яхшыртырга мөмкин, чөнки калдыкларның 60% якын өлеше икенче тапкыр кулланырга яраклы.