Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетында Идарәнең унынчы утырышы узды.
«РПО «Таткоммунэнрго» АҖ һәм «Зеленодольск җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ өчен җылылык белән тәэмин итү системаларына тоташтыруга (технологик тоташтыруга) тарифлар билгеләнде, шулай ук Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының «2023 елга стандартлаштырылган тариф ставкаларын һәм 2023 елга Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан челтәр оешмаларының электр челтәрләренә технологик тоташтыру өчен түләү формуласын билгеләү турында» 18.11.2022 № 652-216/тп-2022 карарының 1 нче кушымтасына үзгәрешләр кертелде.
Кабул ителгән тариф карарлары турындагы мәгълүмат белән әлеге сылтама буенча танышырга мөмкин.