Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев эш визиты белән Балтач муниципаль районында булды

2024 елның 26 марты, сишәмбе

Дәүләт комитеты рәисенең эшлекле сәфәре җайга салынулы оешмалар объектларына барудан башланды. Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Галимуллин белән берлектә рәис «Благоустройство» ҖЧҖ, Курмал торак пунктының «Управление» ҖЧҖ, «Чепья ТКХ КҖП» ҖЧҖ һәм «ХЭС» МБУ каты көнкүреш калдыклары полигонының эш процессы белән танышты.

Белешмә өчен: Балтач районы безнең республиканың төньягында урнашкан, Россиянең Киров өлкәсе, Марий Эл Республикасы белән чиктәш. Район 1930 елда ТАССРның административ оешмасы буларак буларак оештырыла.  1963 елда аны Арча районына кушалар, ә ике елдан соң Балтач шәһәр тибындагы поселогындагы үзәк белән яңадан торгызалар.  Территория 1094 квадрат километр тәшкил итә, халык саны – 34 меңнән артык.

Александр Груничев Балтачта беренче чүп полигонының чүп җыю тәртибе белән танышты һәм кызыксынды. Район территориясендә каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлекне «Благоустройство» ҖЧҖ башкара. Бүгенге көндә тугыз авыл җирлегендә чүп җыю атнага бер тапкыр башкарыла. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе полигон территориясен киңәйтү турында тәкъдим кертте.

Аннары Дәүләт комитеты рәисе Кариле бистәсендәге биологик чистарту корылмасы эшчәнлеге белән танышты. Эш тәртибе турында район торак-коммуналь хуҗалыгы җитәкчесе Рәшит Гарәфиев сөйләде. Сөйләшү вакытында бүгенге көнгә кадәр барлык проблемаларга ачыклык кертелде.

Шуннан соң «Чепья ТКХ КҖП» ҖЧҖ булды. Суны күтәрүне оешма җир асты чыганакларыннан 8 артезиан скважинасыннан тирәнлек насослары белән башкара. Суны кулланучыларга илтү 43 км озынлыктагы суүткәргеч челтәрләр буенча башкарыла. Предприятие 80 берәмлектәге коеларга һәм су алу колонкаларына хезмәт күрсәтә.

Сәфәрнең чираттагы ноктасы «Управление» ҖЧҖ булды, ул салкын су белән тәэмин итү хезмәтләрен күрсәтә. Эчәрлек су чыганагы – җир асты сулары. Суүткәргеч челтәрләрнең гомуми озынлыгы 8,5 км тәшкил итә.

Район коммуналь хуҗалыгы карамагындагы, халыкка хезмәт күрсәтүче предприятиеләр эшчәнлеге белән танышып, Александр Груничев район буенча бердәм тариф кертү кирәклеге турында белдерде.

Шулай ук сәфәр барышында рәис гражданнарны шәхсән кабул итте. Иң дулкынландыргыч сораулар торак хезмәтләренә тарифларны индексацияләүгә кагылды.  Килгән мөрәҗәгатьләргә аңлатмалар һәм җаваплар бирелде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, күчмә чаралар Дәүләт комитеты җитәкчелеге тарафыннан даими үткәрелә һәм тарифлар буенча халыкның сорауларына оператив рәвештә җавап бирергә мөмкинлек бирә.

Коммуналь инфраструктура объектларының күчмә мониторингы нәтиҗәләре 2025 елга тариф карарларын кабул иткәндә Дәүләт комитеты экспертлары тарафыннан исәпкә алыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International