Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитетында Идарәнең алтынчы утырышы булды

2024 елның 27 марты, чәршәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина җитәкчелегендә Идарәнең чираттагы утырышы булды.

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе әгъзалары көн тәртибенә туры китереп карадылар һәм карарлар кабул иттеләр:

1. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының «2024 елга «Газпром теплоэнерго Казан» ҖЧҖнең «Баулы» аерымланган бүлекчәсе тарафыннан Баулы муниципаль районы кулланучылары тәэмин ителә торган җылылык энергиясенә (егәрлегенә) тарифлар билгеләү турында» 15.12.2023 елгы  карарының үз көчен югалтуын тану хакында».

2. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының «Менделеевск муниципаль районы кулланучыларына «Газпром теплоэнерго Казан» ҖЧҖ тарафыннан 2024 елга җитештерелә торган җылылык энергиясенә (егәрлеккә) тарифлар билгеләү турында» 20.12.2023 елгы карарының үз көчен югалтуын тану хакында».

3. «2024 елга Баулы һәм Менделеевск муниципаль районнары кулланучыларына «Таткоммунэнерго» республика җитештерү берләшмәсе» АҖ тарафыннан җитештерелә торган җылылык энергиясенә (егәрлеккә) тарифлар билгеләү турында».

4. «Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының аерым карарларының үз көчләрен югалтуын тану турында».

5. «Баулы һәм Менделеевск муниципаль районының «Таткоммунэнерго» республика җитештерү берләшмәсе» АҖ өчен кайнар су белән тәэмин итүнең ябык системасында кайнар суга тарифлар билгеләү турында».

Дәүләт комитеты тәкъдим ителгән исәп-хисапларны карады һәм чыгымнарның икътисадый нигезлелеген бәяләде.

Кабул ителгән тариф карарлары белән Дәүләт комитетының рәсми сайтында Тарифлар бүлегендә танышырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International