Ирина Гәрәевна Әхмәтова ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет рәисе итеп сайланды

2024 елның 19 апреле, җомга

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында Иҗтимагый совет утырышы узды. Чара барышында катнашучылар ачык тавыш бирү юлы белән бертавыштан Советның яңа рәисен сайладылар, ул Ирина Гәрәевна Әхмәтова булды.

Ирина Гәрәевна – Казан дәүләт энергетика университетының үсеш һәм инновацияләр буенча проректоры, техник фәннәр докторы, «Икътисад һәм җитештерүне оештыру» кафедрасы мөдире. 300дән артык басма авторы, белем бирү программасы җитәкчесе, «Казан шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасын эшләү» темасына фәнни-тикшеренү эшләре җитәкчесе, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары, «Фән» номинациясендә «ТР Ел хатын-кызы» һәм «Энергетика» номинациясендә «Татарстан Республикасы Ел инженеры» премияләре лауреаты.

Элек Иҗтимагый советны җитәкләгән Дмитрий Романов Дәүләт комитетына гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге башлыгы вазыйфасына күчте.

Иҗтимагый советның тулы составы

Фото: kgeu.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International