ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында баланс комиссиясе утырышлары дәвам итә

2024 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетында баланс комиссиясе утырышында су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү, ККК белән эш итү өлкәләрендә хезмәт күрсәтүче түбәндәге җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен тыңладылар:

1. «Саба ТКХ КҖП» АҖ су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, каты коммуналь калдыклар белән эш итү, җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендә (Саба районы)

2. «Саба районы Шәмәрдән ТКХ КҖП» АҖ су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәләрендә (Саба районы).

3. «Водоканал» ҖЧҖ су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу өлкәләрендә (Әгерҗе районы).

4. «Төзелеш идарәсе» МУП җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә (Әгерҗе районы).

5. «Шуныт» ҖЧҖ су белән тәэмин итү, су чыгару өлкәләрендә (Әгерҗе районы).

Баланс комиссиясе утырышлары июнь ахырына кадәр дәвам итәчәк һәм коммуналь өлкәнең барлык көйләнә торган оешмаларын колачлаячак. Баланс комиссиясе утырышлары графигы белән биредә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International