Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы булды

2014 елның 12 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1.Татарстан Республикасында халык өчен һәм аңа тигезләштерелгән кулланучылар категорияләре өчен электр энергиясе бәяләренә (тарифлар) кимү коэффициентларын килештерү турында.

2. 2015 елга Татарстан Республикасы буенча  халык өчен һәм аңа тигезләштерелгән кулланучылар категорияләре өчен электр энергиясенә бәяләрне (тарифлар) килештерү турында.

3. 2015 елга челтәр оешмаларын Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан электр челтәрләренә технологик тоташтыруга стандартлаштырылган тариф ставкаларын, максималь егәрлек берәмлегенә түләү ставкаларын һәм түләү формуласын килештерү турында.

4. 2015 елга, җылылык челтәре оешмалары тарафыннан җылылык энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә тарифларны килештерү турында.

(“Чаллы шәһәре” муниципаль берәмлеге: “КАМАЗ-Энерго” ҖЧҖ; Түбән Кама МР: “Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы” ААҖ; “Казан шәһәре” муниципаль берәмлеге: “Казтрансстрой” ААҖнең УмиТ филиалы, “Химград” индустриаль паркыҖЧҖ, “Савиново” ҖЧҖ, “Энерготранзит” ҖЧҖ).

5. 2015 елга, кулланучыларга җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан җибәрелә торган җылылык китерүчегә тарифларны килештерү турында.

(Түбән Кама МР: Түбән Кама “Нефтехим” ААҖ, “Энергошинсервис” ҖЧҖ, “Казан шәһәре” муниципаль берәмлеге: Казан “Оргсинтез” ААҖ).

 

6. “Озак сроклы җайга салу чорына, кулланучыларга җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифларны билгеләү турында” 20.12.2013 ел, №5-56/тэ Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты карарына үзгәрешләр кертү хакында.

(Әлмәт МР: “Әлмәт җылылык челтәрләре” ААҖ; “Казан шәһәре” муниципаль берәмлеге: “Элекон заводы” ААҖ).

7. 2015 елга, кулланучыларга җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә (егәрлек) тарифларны килештерү турында.

(Әгерҗе МР: “Тепло” ҖЧҖ, “Теплосбыт” ҖЧҖ; Алабуга МР: “Алабуга” сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зона” ААҖ; Зеленодол МР: “Осиново инженерлык челтәрләре” ААҖ, “Казан җылылык белән тәэмин итү предприятиесе” ҖЧҖ; Түбән Кама МР: Түбән Кама “Нефтехим” ААҖ, “Энергошинсервис” ҖЧҖ; “Казан шәһәре” муниципаль берәмлеге: “Казэнерго” ААҖ, “Казан силикат стена материаллары заводы” ҖЧҖ, Казан “Оргсинтез” ААҖ).

8. Эчәргә яраклы суга, техник суга, ташландык суларны агызуга, эчәргә яраклы суны транспортлауга һәм ташландык суларны транспортлауга тарифларны килештерү турында.

9. Су белән тәэмин итүнең ябык системасында кайнар суга тарифларны килештерү турында.

10. Су белән тәэмин итүнең ачык системасында кайнар суга тарифларны килештерү турында.

11. “Каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү хезмәте күрсәтүгә тарифларны билгеләү турында” 29.11.2013 ел, №10-53/кс Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты карарына үзгәрешләр кертү хакында.

Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелеп, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсенә карап тикшерүгә чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International