25 апрель көнне Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты вәкилләре гомумшәһәр өмәсендә катнашты. Җыештыру эшләре Дәүләт комитеты бинасы янәшәсендәге территориядә башкарылды. Моннан тыш бүлмәләр дә генераль чистартылды: кабинетлардагы тәрәзәләр юылды, рекреацияләр яшелләндерелде.
Тулаем алганда гомумшәһәр өмәсе Казанның барлык районнарында да узды. Анда 1,5 мең тирәсе предприятие һәм оешма, шулай ук 65 мең шәһәрле катнашты. Эшләргә барлыны 350гә кадәр техника берәмлеге җәлеп ителде.