ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында Эксперт советы утырышы булды

2016 елның 10 октябре, дүшәмбе

2016 елның 10 октябрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карамагындагы Татарстан Республикасының электр энергетикасы һәм җылы белән тәэмин итү өлкәләрендә җайга салынулы эшчәнлек башкаручы оешмаларның инвестиция программаларын карау буенча эксперт советының утырышы булды. Эксперт советы составына ТР дәүләт хакимияте органнары һәм оешмалары вәкилләре керде.

Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:

1. 2016-2018 елларга “Түбән Кама ҖЭҮ” ҖЧҖ 2016 ел чаралары өлешендә электр һәм җылылык энергиясен катнаш эшләп чыгару өлкәсендәге инвестиция программасына үзгәрешләр кертү проектын карау.

2. 2016-2018 елларга “ТГК-16” ААҖ 2016 ел чаралары өлешендә электр һәм җылылык энергиясен катнаш эшләп чыгару өлкәсендәге инвестиция программасына үзгәрешләр кертү проектын карау.

3. 2016-2018 елларга “ТГК Урыссу ГРЭС” ЯАҖ 2016 ел чаралары өлешендә электр һәм җылылык энергиясен катнаш эшләп чыгару өлкәсендәге инвестиция программасына үзгәрешләр кертү проектын карау.

4. 2014-2016 елларга “Теплосервис” МУП 2016 ел чаралары өлешендә җылы белән тәэмин итү өлкәсендәге инвестиция программасына үзгәрешләр кертү проектын карау.

5. 2013-2017 елларга “Газпром теплоэнерго Казань” ҖЧҖ 2016 ел чаралары өлешендә җылы белән тәэмин итү өлкәсендәге инвестиция программасына үзгәрешләр кертү проектын карау.

6. 2016-2019 елларга “Оборонэнерго” ААҖ “Идел-Нократ” филиалының 2016 ел чаралары өлешендә электр белән тәэмин итү өлкәсендәге инвестиция программасына үзгәрешләр кертү проектын карау (читтән торып тавыш бирү нәтиҗәләрне).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International