«Татариядән Татарстан Республикасына»: «Челныводоканал» ҖЧҖ

Республиканың җайга салынулы оешмалары, аларның барлыкка килү тарихы, үсеше, хәзерге торышы турында «Татариядән Татарстан Республикасына» дигән традицион сәхифәбезне дәвам иттерәбез. Шундый предприятиеләрнең берсе –  «Челныводоканал» ҖЧҖ. Аның барлыкка килүе, торгызылуы һәм үсеш тарихы КАМАЗ һәм Чаллы шәһәре төзелеше тарихына тыгыз бәйләнгән.

1970 елның августында КАМАЗ структурасында Төп энергетика идарәсе (УГЭ) төзелә. Берничә айдан соң аңа төзелә торган автогигант шәһәрен һәм объектларын су белән тәэмин итү бурычы йөкләнә. УГЭ кергән 17 цехның дүртесе су белән тәэмин итү һәм канализация корпусын тәшкил иткән.

1989 елда су белән тәэмин итү һәм канализация предприятиесе (ПВиК) барлыкка килә, аның составына биш цех: су алу корылмалары (ВЗС), су чистарту станциясе (СОВ), район чистарту корылмалары (РОС), сәнәгать суларын чистарту станциясе (ОПС), су белән тәэмин итү һәм канализация (ВиК) керә.

1996 елның 11 гыйнварында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында яңа юридик зат – «Челныводоканал» ЯАҖ – КАМАЗның бүлендек предприятиесе теркәлә.

1996 елның 1 февралендә «Челныводоканал» ЯАҖнең исәп-хисап счеты ачыла, бу датаны аның туган көне дип саныйлар.

Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының 2013 елның 13 октябрендәге 3538 номерлы карары белән «Челныводоканал» ЯАҖ Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә салкын су белән тәэмин итү һәм көнкүрештә агып җыела торган суларны агызу буенча коммуналь хезмәтләр күрсәтү буенча бердәнбер ресурс белән тәэмин итүче оешма итеп билгеләнә.

2014 елның 1 декабрендә «Челныводоканал» ЯАҖ җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте «Челныводоканал» ҖЧҖ итеп үзгәртелә.

Бу көннәрдә предприятиянең җитештерү куәте:

- су алу корылмалары –  тәүлегенә 1 200 мең куб.метр су

- суны чистарту станциясе – тәүлегенә 850 мең куб.метр су

- район канализация чистарту корылмалары – тәүлегенә 380 мең куб. метр су агымы.

«Челныводоканал»  – шәһәрне су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә югары технологияле инженер корылмалары комплексына ия булган компания, республикада һәм Россиядә үз тармагында әйдәп баручы предприятиеләр рәтенә керә.

2021 елда, инвестиция программасы кысаларында, оешма су белән тәэмин итү өлкәсендә 94 млн сумлык 40 чара һәм 131 млн сумлык 36 чара үткәргән. Компаниянең инвестицион эшчәнлеге Чаллы шәһәрен үстерүгә юнәлдерелгән. Гамәлгә ашырылган чаралар нәтиҗәсендә, предприятие су агызу буенча тарифларның оптималь дәрәҗәсенә ирешә алган.

2022 елда «Челныводоканал» ҖЧҖдә су белән тәэмин итү буенча 97 млн.сумлык 43 чара үтәү планлаштырылган, су чыгару буенча – 142 млн.сумлык 34 чара.


Дата публикации: 09.09.2022
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International