«Татариядән Татарстанга»: «Татхимфармпрепараты» АҖ

Республиканың җайга салынулы оешмалары, аларның барлыкка килү һәм үсеш тарихы турында «Татарстаннан Татарстанга» дигән традицион рубрикабызны дәвам иттерәбез. Шундый предприятиеләрнең берсе – «Татхимфармпрепараты» АҖ.

«Татхимфармпрепараты» АҖ Россиядә дару препаратларын җитештерүче иң эре 20 компаниянең ТОП-20 исемлегенә керә һәм төймәле препаратлар чыгару буенча лидерларның берсе булып тора.

«Татхимфармпрепараты» АҖ тарихы XIX гасыр ахырында рус гражданины, фармация магистры Фердинанд Грахе төзегән фирмадан башлана.
Башта фирма ясалма минераллы сулар, куаслар, лимонад, сидр чыгара. Еллар узгач, Грахе фирмасының товарлар ассортименты киңәя, фармацевтика препаратлары да чыгарыла башлый.
1931 елда Даруханәләр идарәсенең Татарстан бүлекчәсендәге җитештерү оешмалары базасында химия-фармацевтика фабрикасы оештырыла. Бер үк вакытта Казанда илдә бердәнбер тегү-хирургия материалы җитештерүче кетгут заводы да төзелә.

1941 елда заводта госпиталь өчен кирәкле препаратлар җитештерелә торган махсус химия цехы оештырыла. Җитештерелә торган продукция номенклатурасын үзгәртергә һәм берничә яңа технологик процессны үзләштерергә кирәк була. Беренче фронт бригадалары оештырыла.

1946 елда завод хезмәткәрләренең зур төркемен "Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләклиләр.

1947 елда синэстрол синтезы продуктының беренче партиясе алына. Дару үләннәреннән сыек препаратлар җитештерү технологиясе үзләштерелә.

1948 елда әзер дарулар цехында беренче конвейер урнаштырыла.

1950 елда заводлар сугыштан соңгы чорга махсуслаштырыла. Казан химфармзаводы әзер дарулар чыгару буенча махсуслаша башлый.

1951 елда шахтерлар һәм химиклар заказы буенча продукция чыгара торган яңа цех – галена-химия цехы булдырыла. Заводта Буровның уникаль сыеклык технологиясе эшләнә.

1952 елда  эшчеләр төркемен һәм ИТР озак еллар эшләгән өчен Советлар Союзы орденнары һәм медальләре белән бүләкләү тантанасы була. Экспортка продукция чыгарыла башлый.

1954 елда 32 кеше Советлар Союзы орденнары һәм медальләре белән бүләкләнә.

1955 елда 12 яңа препарат җитештерү үзләштерелә.

1958 елда заводны тамырдан үзгәртеп кору башлана. Яңа антибиотиклар, химик-терапевтик чаралар үзләштерелә. Фәнни-тикшеренү лабораториясе һәм конструкторлык бюросы булдырыла. Яңа техниканы һәм алдынгы технологияне гамәлгә кертү, хезмәт таләп итә торган һәм авыр эшләрне механикалаштыру, ихтыяҗ чикләнгән искергән препаратларны нәтиҗәлерәкләренә алыштыру эше башлана.

1960-1961 елларда яңа препаратлар чыгару үзләштерелә, үсемлек чималыннан экстрактларны парландыру ысулы кертелде, өзлексез эш итә торган вакуумлы парландыру аппараты монтажлана һәм үзләштерелә.

1962 елда яңа завод төзелешенә керешәләр.

1964 елда продукциянең сыйфаты буенча даими комиссия төзелә. Экспортка әзер продукцияне җибәрү 3 тапкыр арта.

1966 елдан завод цехларын яңа мәйданчыкка күчерү башлана. Казан химия-фармацевтика заводының беренче чираты файдалануга тапшырыла. Салоллы препаратларны киптерүнең яңа ысулы кертелә. Яңа медикаментларның 12 төрен җитештерү үзләштерелә.

1967 елда биология лабораториясе булдырыла.

1968 елда елына 223 миллион төргәк әзер дарулар җитештерү куәте файдалануга тапшырыла.
1969 елда  яңа препаратларның 9 төре үзләштерелә.
1971 елда  офсет белән бастыру технологиясе үзләштерелә. Казан дару препаратлары Англиягә, Иранга һәм Пакистанга, Гыйракка, шулай ук барлык социалистик илләргә җибәрелә.
1973 елда предприятиегә «Югары культуралы җитештерү предприятиесе» дигән мактаулы исем бирелә.
1976 елда химия-фармацевтика һәм кетгут заводлары базасында «Татхимфармпрепараты» җитештерү химия-фармацевтика берләшмәсе төзелә.
1978 елда яңа тегү хирургия материаллары заводы файдалануга кабул ителә.
1979 елда антибиотиклы күз майлары чыгару буенча яңа участок оештырыла.
2005 елда  галена препаратлары җитештерүне реконструкцияли башлыйлар.

2008 елда төймәле дару препаратларының яңа производствосы ачыла.
2016 елда күзгә сала торган стериль дару формалары һәм тышкы майлар һәм гельләр җитештерү буенча елына 20 миллион төргәк җитештерү куәте булган проект гамәлгә ашырылып бетә.

2022 елның 2 ноябрендә Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов  «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә ирешүгә зур өлеш керткән өчен, Бөек Ватан сугышы елларында хәрби һәм гражданнар продукциясен өзлексез җитештерүне тәэмин иткән сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләренең массакүләм хезмәт батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен» «Татхимфармпрепараты» АҖ «1941-1945 еллардагы хезмәт батырлыгы предприятиесе» республика исемен бирә.

«Татхимфармпрепараты» АҖ материаллары буенча


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International