Территориаль бүленешле электр челтәрләренә технологик кушылу өчен түләүне һәм (яисә) мондый түләүнең күләмен билгеләү өчен куелган тариф ставкаларын (стандартлаштырылган тариф ставкаларын) куллануга бәйле бәхәсләрне тикшерү

  1. Дәүләт Комитетының урнашу урыны: 420015, Татарстан Республикасы, Казан ш., Карл Маркс ур., 66 й.

Дәүләт комитетының эш графигы:

Дүшәмбе-пәнҗешәмбе

8.00 - 17.00 (тәнәфес: 12.00 сәг. 12.45 сәг. кадәр)

Җомга

8.00 - 15.45 (тәнәфес: 12.00 сәг. 12.45 сәг. кадәр)

Шимбә, якшәмбе

ял

Җәмәгать транспортында:

10, 10А, 22, 28, 28А, 30, 35, 54, 63, 89, 91 санлы автобуслар , 2, 3, 5, 7, 8 санлы троллейбуслар белән «Толстой» тукталышына кадәр барырга.

Керү  шәхесне раслаучы документ белән.

Дәүләт комитетының технологик тоташтыру өчен түләүне җайга салу һәм контрольдә тоту бүлегенең белешмәләр алу өчен телефоннары: 221-82-45, 221-82-47

«Интернет» мәгълүмати-телекоммуникация челтәрендә Дәүләт комитетының рәсми сайты адресы: http://kt.tatarstan.ru, Дәүләт комитетының электрон почта адресы: kt@tatar.ru.

Дәүләт комитеты структур подразделениесенең дәүләт хезмәте күрсәтү өчен җаваплы хезмәткәренең электрон почта адресы: Shakirzyanova.Ilvira@tatar.ru.

 

  1. Дәүләт комитеты тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтенең атамасы :

Территориаль бүленешле электр челтәрләренә технологик кушылу  өчен түләүне һәм (яисә) мондый түләүнең күләмен билгеләү өчен куелган тариф ставкаларын (стандартлаштырылган тариф ставкаларын) куллануга бәйле бәхәсләрне тикшерү.

 

  1. Дәүләт хезмәтен күрсәтү нәтиҗәсе  : 

Гаризада күрсәтелгән таләпләрне канәгатьләндерү (тулысынча яисә өлешчә) турында яисә аларны канәгатьләндерүдән баш тарту турында карар (гаризада күрсәтелгән таләпләрне канәгатьләндерү (тулысынча яисә өлешчә) турында яисә аларны канәгатьләндерүдән баш тарту турында Боерык).

 

  1. Дәүләт хезмәтен күрсәтү һәм мондый хезмәтне күрсәтүне туктату сроклары:

Дәүләт хезмәтен күрсәтү срогы 30 эш көнен тәшкил итә.

Дәүләт комитеты тарафыннан өстәмә мәгълүматлар алырга яисә бәхәсне тикшерү өчен башка затларны җәлеп итәргә һәм (яисә) экспертиза үткәрергә кирәк булганда,  дәүләт хезмәтен күрсәтү (бәхәсне тикшерү) срогын туктату карар кабул ителгән көннән 60 көннән артыгракка сузыла алмый. Билгеләнгән срокны тагын бер тапкыр күчерү тыела.

Гаризада күрсәтелгән таләпләрне канәгатьләндерү (тулысынча яисә өлешчә) турында яисә аларны канәгатьләндерүдән баш тарту турында карар кабул итү гариза кабул ителгән көннән 90 көннән дә артыгракка сузыла алмый.

 

  1. Дәүләт хезмәтен күрсәтү өчен кирәкле документларның тулы исемлеге, мондый хезмәтне күрсәтү тәртибе:
  1. Гариза (1 нче Кушымта).
  2. Үтеп киткән срокны торгызу турында үтенеч язуы (гаризаны билгеләнгән сроктан соңга калып тапшырган очракта).
  3. Гариза бирүченең таләпләрен нигезләгән хәлләрне раслаучы (гариза бирүче фикеренчә) документлар (төп нөсхәләр яисә күчермәләр).

Гариза һәм документлар ике данәдә тапшырыла.

Әгәр бәхәскә документның бер өлеше генә карый икән, бу очракта документтан өземтә тапшырыла.

Гариза бирүче тарафыннан тапшырылган кәгазь документларның күләме бер биттән артык булганда, һәр биткә номер куелган,  тегелгән, соңгы биттә гариза бирүченең  мөһере (әгәр булса) сугылган һәм докумет гариза бирүченең яисә аның вәкаләтле вәкиленең имзасы белән расланган булырга тиеш.    

Гаризаны шулай ук электрон формада "Татарстан Республикасы рәсми порталының интернет-кабул итү бүлмәсе"нә дә юлларга мөмкин.

Дәүләт хезмәтен күрсәтү өчен тиешле һәм мәҗбүри хезмәтләр юк

Документларны тапшыру тәртибе.

Гариза һәм аңа теркәлгән документлар кәгазьдә түбәндәге ысулларның берсе ярдәмендә тапшырылырга (юлланырга) мөмкин:

шәхсән (ышаныч кәгазе нигезендә гариза бирүче исеменнән эш йөртүче зат тарафыннан);

почта хезмәте аша.

Гариза һәм документлар шулай ук гариза бирүче тарафыннан көчәйтелгән квалификацияле электрон имза куелган электрон документ рәвешендә гомуми кулланыштагы мәгълүмат-телекоммуникация челтәрләре, шул исәптән "Интернет" мәгълүмат-телекоммуникация челтәре аша да тапшырылырга (юлланырга) мөмкин.

Дәүләт хезмәтен алу өчен гариза бланкын гариза бирүче Дәүләт комитетына шәхсән мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин. Бланкның электрон формасы Дәүләт комитетының рәсми сайтында ("Документлар" - "Норматив документлар" - "Дәүләт хезмәтләренең административ регламентлары һәм стандартлары" бүлегендә) урнаштырылган.

 

  1. Дәүләт хезмәтен күрсәтү өчен кирәкле документларны кабул итүдән баш тартуга нигез булган сәбәпләрнең тулы исемлеге:

Документларны кабул итүдән баш тарту өчен нигез булып торырлык сәбәпләр каралмаган.

 

  1. Дәүләт пошлинасы  яисә дәүләт хезмәтен күрсәткән өчен, һәм шулай ук дәүләт хезмәтен күрсәтү өчен кирәкле һәм мәҗбүри булган хезмәтләр өчен алына торган башка түләүләрнең күләме  :

Дәүләт хезмәте түләүсез нигездә күрсәтелә. Тиешле һәм мәҗбүри хезмәтләр күрсәтү таләп ителми.

 

Территориаль бүленешле электр челтәрләренә технологик кушылу  өчен түләүне һәм (яисә) мондый түләүнең күләмен билгеләү өчен куелган тариф ставкаларын  (стандартлаштырылган тариф ставкаларын) куллануга бәйле бәхәсләрне тикшерү буенча дәүләт хезмәтен күрсәтү өчен җаваплы органнарның һәм вазыйфаи затларның реквизитлары

 

Адрес

Вазыйфа, Ф.И.О.

Телефон

Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре

420015, Казан ш.

К.Маркс ур., 66 йорт

Рәис

(843) 221-82-18
(843) 221-82-01

сишәмбе 14.00 дән

420015, Казан ш.

К.Маркс ур., 66 йорт

Рәиснең
 беренче урынбасары

(843) 221-82-05

сишәмбе 14.00 дән

420015, Казан ш.

К.Маркс ур., 66 йорт

Технологик кушылу өчен түләүне көйләү һәм контрольлек итү бүлеге башлыгы

(843) 221-82-45

Дүшәмбе - пәнҗешәмбе 8.00 дән 17.00 гә кадәр

Җомга - 8.00 дән 15.45 кә кадәр

 

8. Дәүләт хезмәт күрсәтүләрен алу барышында кабул ителгән карарларга һәм башкарылган гамәлләрга (гамәл кылмауларга) карата дәүләт хезмәт күрсәтүләрен алучыларның судка кадәр (судтан тыш) дәгъва кыла алу хокуклары турында мәгълүмат:   

Дәүләт хезмәт күрсәтүләрен алучылар Дәүләт комитетының, Дәүләт комитетының вазыйфаи затының яисә дәүләт граждан хезмәткәренең гамәлләренә (гамәл кылмауларына) карата Дәүләт комитетында судка кадәр дәгъва белдерергә хокуклы. Рәиснең дәүләт хезмәтен күрсәтүгә бәйле карарларына, гамәлләренә (гамәл кылмауларына) карата шикаятьләр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына юллана.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International