20.05.2021

Самарада Калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторларының V халыкара съезды уза, анда Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Л.П.Борисова катнаша.

Чарада түбәндәгеләр турында фикер алышына:
- дәүләт ярдәмен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелек мәсьәләләре,
- каты коммуналь калдыклар белән эш итү тармагына инвестицияләр җәлеп итү инструментлары,
- калдыклар белән эш итү өлкәсендә законнарны камилләштерү,
- монополиягә каршы һәм тарифларны җайга салу.

Съезд, гадәттәгечә, төбәк операторларын, профильле ведомство җитәкчеләрен җыйган. Анда федераль һәм төбәк хакимият органнары вәкилләре, Россиядә һәм чит илләрдән коммуналь техника җитештерүчеләр, шулай ук калдыкларны утильләштерү һәм эшкәртү белән шөгыльләнүче компанияләр катнаша.



артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International