ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты вәкилләре «Россия чаңгы юлы - 2022» бөтенроссия спорт акциясендә катнашты. Массакүләм спорт чарасына сәнәгать өлкәсенә карамаган тарифларны һәм электр энергиясе тарифларын җайга салу һәм контрольдә тоту бүлеге хезмәткәрләре кушылды.
Чаңгы ярышында безнең хезмәттәшебез Евгений Чиркин 5 км аралыкка йөгерде һәм алтын билгегә лаек булды, финишка өченче булып килде. Йөгерештә хезмәттәшебез Гаяз Миңнебаев та лаеклы нәтиҗә күрсәтте.