30.03.2022

Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев һәм РФ Федераль Җыеныныж Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә тарифларны җайга салу мәсьәләсе буенча Иҗтимагый кабул итү бүлеге аккаунтында үткән  (https//vk.com/erpomogaet16) онлайн-трансляциядә катнашты. Шулай ук алар читтән торып гражданнарны да кабул итте.

Гражданнардан килгән сорауларны тыңлаганнан соң, депутат алар белән системалы рәвештә аралашу кирәк булуын ассызыклады. «Халыкны тарифларның сыйфаты һәм дөреслеге борчый. Әгәр тәкъдим ителә торган хезмәтләрнең сыйфаты югары дәрәҗәгә якын торса, халык үзе үк инвесторлар белән кызыксыныр иде. Кешеләр бәяләрнең каян чыкканын белергә тиеш», - диде Максим Топилин.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев, үз чиратында, тыңлаучыларга коммуналь хезмәтләргә бәя кую тәртибен аңлатты  һәм Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтына керергә киңәш итте.



артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International