12.05.2022

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты тормыш өчен кирәкле һәм мөһим булган дару препаратларына бәя кую тәртибен аңлатты. «Татар-информ» мәгълүмати агентлыгы мәйданчыгында әлеге тема буенча матбугат конференциясе узды.

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова билгеләп үткәнчә, дәүләт тормыш өчен кирәкле һәм мөһим булган дару препаратлары исемлегенә керүче дару чаралары өлешендәге даруларга гына бәя кую тәртибен җайга сала.  Тормыш өчен кирәкле һәм мөһим булган дару препаратлары исемлеге 2019 елның 12 октябрендәге 2406-р номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте боерыгы белән расланган һәм ул үз эченә 800дән артык препаратны ала. Исемлек, икътисади һәм иҗтимагый вәзгыятькә бәйле рәвештә, даими үзгәреп тора. Соңгы тапкыр ул әле күптән түгел генә – 30 мартта яңартылды.  

Бәяләрне җайга салу федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә гамәлгә ашырыла. Федераль дәрәҗәдә җитештерүчеләрнең чик бәяләре билгеләнә. Төбәк дәрәҗәсендә дару препаратларын җитештерүчеләр билгеләгән факттагы җибәрү бәяләренә, тормыш өчен кирәкле һәм мөһим булган дару препаратлары исемлегенә кертелгән дару препаратларын күпләп һәм берәмләп сатудагы өстәмәләрнең чик күләме раслана.

Күпләп һәм ваклап сатудагы өстәмәләрнең чик күләме түбәндәгеләргә карап билгеләнә:

а) тормыш өчен кирәкле һәм мөһим булган дару препаратларының төре. Наркотик һәм психотроп матдәләр аерым төркемнәргә бүлеп бирелә.

б) бәясе (җитештерүче бәясенә бәйле):

- 100 сумга кадәр;

- 100 сумнан 500 сумга кадәр;

- 500 сумнан артык.

        Өстәмәләрне билгеләү тәртибе закон һәм Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте раслаган методикасы нигезендә катгый рәвештә җайга салына. Монополиягә каршы федераль хезмәт методикасына соңгы үзгәрешләр 2021 елның мартында кертелгән иде. Кертелгән үзгәрешләр нигезендә, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты  тормыш өчен кирәкле һәм мөһим булган дару препаратларын ваклап һәм күпләп сатуны гамәлгә ашыручы оешмаларның икътисадый күрсәткечләренә анализ ясады һәм өстәмәләрне 5% ка кадәр киметергә тәкъдим итте.  Өстәмәләр Россия Федерациясенең барлык субъектлары буенча да яңадан каралды. Идел буе федераль округы буенча бүгенге көндә иң аз өстәмәләр Татарстанда  дип билгеләнә.

Тормыш өчен кирәкле һәм мөһим булган дару препаратлары турындагы мәгълүматны түбәндәге чыганаклар аша табарга мөмкин:

Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында тормыш өчен кирәкле һәм мөһим булган дару препаратларына 



артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International