12.05.2022

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре арасында «Тарифлар: катлаулыны гади итеп» дәип аталган III Республика бәйгесенә гаризалар кабул итә башлый.

Кем катнаша ала?

Катнашу өчен, гадәттәгечә, федераль , төбәк, муниципаль ММЧ журналистлары, ягъни

  •  басма чаралар;
  •  интернет-ММЧ;
  •  мәгълүмати агентлык;
  •  радиокомпания һәм телекомпания журналистлары чакырыла.

 Нинди эшләр кабул ителә?

Бәйгегә 2022 елның 1 гыйнварыннан алып 2022 елның 30 декабренә кадәр басма һәм электрон ММЧда басылган, телевидение һәм радиода чыккан эшләр кабул ителә.

Бәйге эшләренең темасы?

Журналистлар җәмәгатьчелегеннән без коммуналь өлкәгә караган һәм сәнәгать юнәлешендә булмаган тарифларны җайга салу, Татарстандагы тариф процессын цифрлаштыру, җайга салына торган оешмаларның инвестиция программаларын гамәлгә ашыру темалары буенча кызыклы, актуаль, проблемалы, аналитик, мәгълүмати, аңлатма сыйфатындагы материаллар көтәбез.

 Эшләрне кая җибәрергә?

Бәйгегә эшләрне безнең электрон почтага җибәрергә кирәк: kt@tatar.ru



артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International