«Җайга салучы Җайга салынучылар турында»: «ПЭК» ҖЧҖ

Татарстан Республикасының җайга салынулы предприятиеләре турында яңа рубрика тәкъдим итәбез. Безнең традицион «Татариядән Татарстанга» рубрикасы укучыларны Советлар Союзы елларында үз эшчәнлеген башлап җибәргән торак-коммуналь өлкә оешмалары тарихы белән таныштыра. «Җайга салучы Җайга салынучылар турында» дигән яңа рубрика ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының интернет-порталына керүчеләрне советлардан соңгы киңлектә үз эшләрен төзегән хәзерге заман торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре белән таныштырачак.

Шундый предприятиеләрнең берсе – Чаллы шәһәреннән «Идел буе экология компаниясе» ҖЧҖ. Оешмага 20 елдан артык, әмма бүген ул калдыклар белән эш итүнең барлык этапларын: җыюдан һәм чыгарудан алып сортировкалауга кадәр, икенчел ресурсларны сату һәм утильләштереп булмаган компонентларны күмүгә кадәр башкара торган уңышлы күп профильле предприятие булып тора.

Тарих:

1999 ел – эшчәнлек башлана, экологик документлар эшләнә.

2000 ел – икенчел чимал кабул итү эше оештырыла.

2001 ел – калдыкларны җыю, ташу, эшкәртү, утильләштерү, зарарсызлау һәм урнаштыру, сәнәгать калдыкларын кабул итү лицензиясе алына.

2002 ел – сәнәгать калдыкларын эшкәртү буенча беренче тәҗрибә (тротуар плиткасы җитештерү).

2003 ел – сәнәгать калдыклары чыгарыла, каты көнкүреш калдыкларын күмү буенча беренче тәҗрибә ясала.

2004 ел – терекөмешле лампаларны утильләштерү (демеркуризация), каты көнкүреш калдыкларын чыгару эше башлана.

2005 ел – каты көнкүреш калдыклары сортларга аерыла башлый.

2007 ел – 2025 елга кадәр КАМАЗ белән хезмәттәшлек турында озак сроклы килешү имзалана, «КАМАЗ» ГАҖ оешмасыннан каты көнкүреш калдыклары полигонының беренче картасы файдалануга тапшырыла.

2009 ел – ПЭК көче белән полигонның икенче картасы төзелә.

2010 ел – сәнәгать калдыкларын аерып җыю һәм чыгару буенча КАМАЗ территориясендә локаль участоклар оештырыла, Полигонда күчмә сортировка линиясе урнаштырыла, Алабуга шәһәре һәм Алабуга районы предприятиеләреннән һәм халкыннан каты коммуналь калдыкларны чыгару буенча проект гамәлгә ашырыла.

2012 ел – Полигонның икенче картасының икенче чираты файдалануга тапшырыла, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан күмү тарифын раслана, тыгызлый торган BOMAG катогы сатып алына.

2013 ел – инерт материалларын эшкәртү буенча җиһазлар сатып алына һәм процесс оештырыла.

2019 ел – коммерция оешмаларыннан каты коммуналь калдыкларны чыгару эшчәнлеге туктатыла, каты коммуналь калдыкларны кабул итү, сортларга аеру һәм урнаштыру буенча «Гринта» ҖЧҖ төбәк региональ операторы белән эшләү, мәйдан төзү һәм компостлаштыру процессын эшләтеп җибәрү, Түбән Кама сусаклагычы аша газүткәргеч төзегәндә барлыкка килгән бораулау калдыкларын утильләштерү проектын гамәлгә ашыру («Газпром» ҖЧҖ).

2020 ел – икенче BOMAG катогы сатып алына, сәнәгать калдыкларын эшкәртү мәйданы киңәйтелә (калдыкларны яндыру өчен өстәмә җайланма сатып алына).

2021 ел – компостлаштыру процессын өйрәнү һәм җайга салу эше дәвам иттерелә, автоматик сортлау линиясе үзгәртелә (эре иләге модернизацияләнә), икенчел чимал эшкәртү буенча яңа контрагентлар җәлеп ителә.

2022 ел – компостлаштыру участогына эре иләк сатып алу, компостлаштыру процессы камилләштерелә, Полигонның дүртенче чиратының өченче картасын киңәйтү проекты эшләнә һәм килештерелә, калдыкларны эшкәртү өчен икенче мич алына.

Планнар:

2023 ел – Полигонның дүртенче чиратының өченче картасын төзү (бюджет 300 млн.сум), калдыкларны компостлаштыру мәйданын арттыру (бюджет 35 млн.сум).

2024 ел – Полигонның дүртенче чиратының өченче картасын файдалануга тапшыру һәм эшләтеп җибәрү.

2024-2026 еллар – чүп-чарны сортлау комплексының гамәлдәгесен яңарту яки яңасын төзү.

2027 ел – яңа компостлаштыру участогын төзү.

2028-2030 еллар – барлык технологик һәм җитештерү процессларын камилләштерү.

Хәзерге вакытта «Идел буе экология компаниясе» ҖЧҖ үзенең эшчәнлек өлкәсендә уңышлы үсешен дәвам итә һәм энергия нәтиҗәлелеген яхшыртуга юнәлтелгән инвестицион проектларда катнашырга планлаштыра.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International