«Җайга салучы Җайга салынучылар турында»: «Түбән Кама пассажирлар автотранспорт предприятиесе» ҖЧҖ

«Түбән Кама пассажирлар автотранспорт предприятиесе» ҖЧҖ 2004 елның 27 июлендә оештырыла.

Бүгенге көндә «Түбән Кама пассажирлар автотранспорт предприятиесе» шәһәрдә пассажир автобусларын йөртә. Моннан тыш, «Түбән Кама пассажирлар автотранспорт предприятиесе» ҖЧҖ сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләрен эшкә илтү һәм эштән алып кайту, шәһәрлеләрне бакчаларга йөртү, гомумшәһәр чараларына хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнә, вахта һәм заказ буенча йөртүләрне башкара.

1800 километр озынлыктагы 33 маршрутта (гомуми файдаланудагы 9 маршрут, 13 шәһәр яны һәм ял зонасына 11 шәһәр яны сезонлы маршруты) 100 автобус җәлеп ителгән.

Коллективта 100 шофер эшли, маршрутларда 50 кондуктор хезмәт күрсәтә.

Көн саен маршрутларга эш көннәрендә 90 артык автобус чыга.

Пассажирларга югары сыйфатлы хезмәт күрсәтүне һәм пассажирларны куркынычсыз йөртүне гарантияләп, предприятие тотрыклы рәвештә үсә.

2004 елда «Түбән Кама пассажирлар автотранспорт предприятиесе» ҖЧҖ Татарстан Республикасының иң яхшы автотранспорт предприятиесе дип таныла, 2005, 2006 һәм 2007 елларда эш нәтиҗәләре буенча предприятие Россиянең транспорт тармагындагы «Золотая Колесница» илкүләм иҗтимагый премиясе номинанты була.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International