«Җайга салучы Җайга салынучылар турында: «ТАТТЕХМЕДФАРМ» ДУП

Укучыларны хәзерге заман предприятиеләренең тарихы һәм эшчәнлеге белән таныштыра торган традицион «Җайга салучы Җайга салынучылар турында» рубрикасын дәвам итерәбез. Шуларның берсе –  «Таттехмедфарм» ДУП

«Таттехмедфарм» ДУП – республикада халыкны фармацевтика хезмәтләренең тулы спектры белән тәэмин итүче бердәнбер фармацевтика оешмасы.

Предприятие төзү турындагы карар 1999 елда республика Хөкүмәте тарафыннан дәүләт даруханәләре бик катлаулы финанс-икътисадый хәлдә булган һәм төбәк гражданнарының социаль гарантияләрен тәэмин итә алмаган чорда кабул ителә. Дәүләт даруханәләренең 80% артыгы югалтуларга эшләп, кредит бурычларын каплый алмаганнар.

Дәүләт даруханәләренең күпчелеген бердәм структурага берләштерү һәм гражданнарның ташламалы категорияләрен медикаментлар белән тәэмин итүгә бюджет тарафыннан бүлеп бирелә торган акчаларны үзәкләштерү бер система масштабында накладной чыгымнарын оптимальләштерергә, фармацевтика продукциясен зур күләмдә сатып алырга, сатып алу бәяләрен киметүгә, сатыла торган продукциянең сыйфатын тикшереп тору системасын җайга салырга, үзгәртеп корыла торган челтәрнең табышлылыгын тәэмин итәргә, шулай ук бюджет акчаларын тотуны тикшереп торуны көчәйтергә мөмкинлек бирә.

20 елдан артык эшләү дәверендә предприятие ТРның иң эре күпләп-ваклап сату фармацевтика компанияләренең берсе статусын алды. Предприятие составына даруханә склады, дәүләт даруханәләре челтәре,  «Справочная 003» мәгълүмат-белешмә хезмәте керә.

«Таттехмедфарм» үзенең максаты итеп халыкның арзанлы һәм сыйфатлы дару чараларына һәм медицина эшләнмәләренә булган ихтыяҗын канәгатьләндерү буенча хезмәтләр күрсәтүне, ТР муниципаль берәмлекләрендә даруханәләр челтәрен алга таба үстерүне күрә.

ТР Президентының 2008 елның 20 октябрендәге ПУ-529 номерлы указы нигезендә «Татарстанның медицина техникасы һәм фармациясе» ДУП ТР икътисады өчен аеруча мөһим әһәмияткә ия дәүләт унитар предприятиеләре исемлегенә кертелде. Предприятие 2011 елда сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премияләрен алуга VII конкурс дипломанты булып тора


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International