«Җайга салучы Җайга салынучылар турында»: «Чистай җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ

Укучыларны ресурс белән тәэмин итүче предприятиеләрнең тарихы һәм эшчәнлеге белән таныштыра торган традицион «Җайга салучы Җайга салынучылар турында» рубрикасын дәвам иттерәбез. Аларның берсе –  «Чистай җылылык челтәрләре предприятиесе» ААҖ

«Чистай җылылык челтәрләре предприятиесе»  1989 елның август аенда, «Таткоммунэнерго» республика җитештерү берләшмәсенең бүлендек предприятиесе буларак оештырыла, баштарак чорда анда сигез котельный һәм 12 км җылылык трассасы булган. Җитештерү базасы сыйфатында ҖЧП балансына тәрәзәләре, ишекләре һәм түбәсе булмаган ташландык «Коммуналь предприятиеләр һәм шәһәрне төзекләндерү комбинаты» бинасы, шулай ук капиталь ремонттан чыккан ЗИЛ-130 һәм ИЖ-2715 автомашиналары тапшырыла, җитештерү эшчәнлегенең нигезе шулар була да инде.

1990 елда ҖЧП балансына 2 котельный кабул ителә. Предприятиенең билгеләнгән җылылык егәрлегенең алдагы үсеше ведомство котельныйларын үз балансына кабул итүгә бәйле була. Бу процесс 1992 елдан бирле актив алып барыла. Котельныйлардан тыш, сәнәгать предприятиеләреннән җылылык челтәрләре дә баланска тапшырыла.  Кызганычка каршы, күпчелек очракта тапшырыла торган җылылык чыганаклары һәм җылылык челтәрләренең торышы бик начар хәлдә була.
1991 елда К.Либкнехт ур., 5 йорт адресы буенча производство базасы торгызыла, шул ук елда ГАЗ-66, ЮМЗ һәм Т-40 автотранспортының беренче берәмлекләре сатып алына.
1992 елда  мич төбендә урнаштырылганнары урынына, НР-18 казаннарында эшләнгән форкамералы горелкаларны гамәлгә кертә башлыйлар, аларда КПД 2% артыграк була, ышанычлы яну автоматикасы урнаштырыла башлый. Бер үк вакытта котельныйлар һәм җылылык трассалары буенча техник документлар төзү эше дә башкарыла.
2000 елга 31 котельный предприятие балансына кабул ителә, бу котельныйлар шәһәрнең барлык микрорайоннарындагы торак биналарны җылылык энергиясе һәм кайнар су белән тәэмин итәләр. Шул елдан башлап Чистай халкының 65%ы Чистай ҖЧП тарафыннан җылылык һәм кайнар су белән тәэмин ителә.
2001 елда административ бина төзелеп бетә, 2004 елда К.Либкнехт урамыннан җитештерү участоклары күчерелә, автотранспорт өчен җылы стоянка, эретеп ябыштыру һәм столяр цехлары, склад бүлмәләре төзелә. 2001-2005 елларда тагын 26 котельный баланска кабул ителә. 
2005 елның октябрендә Чистай ҖЧП, «Таткоммунэнерго» РПО бүлендек предприятиесе буларак, «Чистай ҖЧП» ААҖ итеп үзгәртелә.

Соңгы елларда предприятиенең сәясәте, нигездә, котельныйларны төзекләндерүгә, табышлы булмаган котельныйларны бетерүгә, тузган җылылык челтәрләрен алмаштыруга, ягулык-энергетика ресурсларын тотуны киметүгә, җылылык энергиясенең үзкыйммәтен киметүгә, җитештерү культурасын арттыруга юнәлдерелгән. 

Хәзерге вакытта «Чистай ҖЧП» ААҖ энергия участокларыннан, тәүлек буе эшли торган диспетчерлык хезмәтеннән, автотранспорт участогыннан, электр участогыннан, КИПиА участогыннан, газ хезмәтеннән, химия нигезендә су әзерләү участогыннан һәм идарә аппаратыннан торган җитештерү комплексыннан гыйбарәт.

«Чистай ҖЧП» ААҖ эксплуатациясендә 31 ягулык котельный бар, аларның гомуми җылылык куәте 98,14 Гкал/с тәшкил итә. Бер трубага исәпләгәндә җылылык челтәрләренең озынлыгы 77 500 тәшкил итә. Җылылык энергиясен җитештерү – 130 мең гигакалорийдан аз гына артыграк.

«Чистай ҖЧП» ААҖ  материаллары буенча


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International