«Җайга салучы Җайга салынучылар турында»: «ТГК-16» АҖ

Укучыларны җайга салынулы предприятиеләрнең тарихы һәм эшчәнлеге белән таныштыра торган традицион «Җайга салучы Җайга салынучылар турында» рубрикасын дәвам иттерәбез. 

«ТГК-16» АҖ — Россия Федерациясенең эре генерирация компанияләренең берсе. Предприятие эшчәнлегенең төп төре - электр һәм җылылык энергиясе җитештерү.

2010 елдан башлап «ТГК-16» АҖ «ТАИФ» дәүләт корпорациясе составында эшли. 2021 елның октябрендә ТАИФ «СИБУР Холдинг» ГАҖ составына керә.

Компания электр энергиясенең һәм егәрлекнең күпләп сату базарында (ОРЭМ) эшли һәм Россия Федерациясе территориясендә электр энергиясен һәм егәрлекләрен китерүне гамәлгә ашыра. Кулланучыларга җылылык энергиясен һәм җылылык саклау матдәсен сату Татарстан Республикасы территориясендә гамәлгә ашырыла.

 Энергетика предприятиесенең мөлкәт комплексына Казан ҖЭИ-3 һәм Түбән Кама ҖЭИ (ПТК-1) керә, аларның төп максаты – Татарстан Республикасы нефть, газ, химия комплексының эре сәнәгать үзәкләрен һәм Казан һәм Түбән Кама шәһәрләре территориясендә торак микрорайоннарын энергия белән тәэмин итү.

Ышанычлы нигездә җылылык һәм энергия белән тәэмин итү, кулланучыларга сыйфатлы хезмәт күрсәтү– ТГК-16 төп өстенлеге.

ТГК-16 предприятиесенең белдерелгән электр егәрлеге  – 1669,6 МВт.

Билгеләнгән җылылык егәрлеге – сәгатенә 6136 Гкал.

Хезмәткәрләр саны – 1500 кешедән артык.

Ягулыкның төп төре – табигый газ.

Модернизация, нәтиҗәлелек, экологиялелек, ышанычлылык – ТГК-16 нигезләнгән төп принциплар. Компания ел саен кулланучыларның энергетик иминлеген тәэмин итеп һәм инновацион технологияләрне кертеп, җитештерү динамикасын арттыра.

 

"ТГК-16" АҖ материаллары буенча


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International