Җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик ялгаган) өчен түләү билгеләү

ҖЫЛЫЛЫК БЕЛӘН ТӘЭМИН ИТҮ СИСТЕМАСЫНА ТОТАШТЫРУ (ТЕХНОЛОГИК ЯЛГАГАН) ӨЧЕН ТҮЛӘҮ БИЛГЕЛӘҮ

 

  1. Дәүләт Комитетының урнашу урыны: 420015, Татарстан Республикасы, Казан ш., Карл Маркс ур., 66 й.

Дәүләт комитетының эш графигы:

Дүшәмбе-пәнҗешәмбе

8.00 - 17.00 (тәнәфес: 12.00 сәг. 12.45 сәг. кадәр)

Җомга

8.00 - 15.45 (тәнәфес: 12.00 сәг. 12.45 сәг. кадәр)

Шимбә, якшәмбе

ял

 

Җәмәгать транспортында:

10, 10А, 22, 28, 28А, 30, 35, 54, 63, 89, 91 санлы автобуслар , 2, 3, 5, 7, 8 санлы троллейбуслар белән «Толстой» тукталышына кадәр барырга.

Керү  шәхесне раслаучы документ белән.

Дәүләт комитетының технологик тоташтыру өчен түләүне җайга салу һәм контрольдә тоту бүлегенең белешмәләр алу өчен телефоннары: 221-82-45, 221-82-47

«Интернет» мәгълүмати-телекоммуникация челтәрендә Дәүләт комитетының рәсми сайты адресы: http://kt.tatarstan.ru, Дәүләт комитетының электрон почта адресы: kt@tatar.ru.

Дәүләт комитеты структур подразделениесенең дәүләт хезмәте күрсәтү өчен җаваплы хезмәткәренең электрон почта адресы: Shakirzyanova.Ilvira@tatar.ru.

 

  1. Дәүләт комитеты тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтенең атамасы:

Җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик ялгаган) өчен түләү билгеләү(алга таба – түләү билгеләү)

 

  1. Дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсен тасвирлау:

Җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик ялгаган) өчен түләү билгеләү турында яисә түләү билгеләү турындагы тәкъдимнәрне караудан баш тарту һәм тапшырылган документларны һәм материалларны кире кайтару турында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты карары.

 

  1. Дәүләт хезмәте күрсәтү чоры, шул исәптән дәүләт хезмәте күрсәтүдә катнаша торган оешмаларга мөрәҗәгать итү зарурлыгын да исәпкә алып, Россия Федерациясе законнарында туктатып тору мөмкинлеге каралган очракта, дәүләт хезмәте күрсәтүне туктатып тору чоры, дәүләт хезмәте күрсәтүнең нәтиҗәсе булган документларны бирү (җибәрү) срогы:

Тоташтыру (технологик ялгаган) өчен түләү Дәүләт комитеты тарафыннан чираттагы җайга салу чоры башланганчыга кадәр, ләкин җайга салуның чираттагы хисап чорыннан алдагы елның 20 декабреннән дә соңга калмыйча билгеләнә.

Элегрәк үзенә карата бәяләрне дәүләт тарафыннан җайга салу башкарылмаган оешма өчен агымдагы елга түләү Дәүләт комитеты тарафыннан түләү билгеләү турында тәкъдимнәр Дәүләт комитетына килгән көннән башлап 30 календарь көне эчендә кабул ителә, түләү билгеләү турында тәкъдимнәр агымдагы елның 1 ноябреннән соңга калмыйча тапшырылу шарты белән. Җайга салу органы карары буенча бу вакыт 30 календарь көненә озайтылырга мөмкин.

Дәүләт хезмәте күрсәтү вакытын туктатып тору каралмаган.

Түләү билгеләү турында карар кабул ителгән көннән башлап биш эш көне эчендә, ләкин чираттагы җайга салу чорына кадәрге елның 21 декабреннән соңга калмыйча, Дәүләт комитеты дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсе булган карарның таныкланган күчермәсен, беркетмәне (беркетмәдән өземтәне) теркәп, әлеге карарда түләү билгеләнгән җайга салынулы оешма адресына җибәрә.

Түләү билгеләү турындагы тәкъдимнәрне караудан баш тарту һәм мөрәҗәгать итүче тапшырган документларны һәм дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсе булган материалларны кире кайтару түләү билгеләү турында гаризаны теркәгәннән соң 10 эш көненнән дә соңга калмыйча гамәлгә ашырыла

 

  1. Норматив хокукый актлар нигезендә дәүләт хезмәте һәм дәүләт хезмәте күрсәтүгә кирәкле һәм мәҗбүри хезмәтләрне күрсәтү өчен кирәкле булган, мөрәҗәгать итүче тарафыннан тапшырылырга тиешле документларның тулы исемлеге, аларны, шул исәптән электрон рәвештә дә, мөрәҗәгать итүче тарафыннан алу ысуллары, аларны тапшыру тәртибе:

Түләү билгеләү турындагы тәкъдим җайга салынулы оешма тарафыннан җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыруга түләү билгеләү турындагы гаризасыннан гыйбарәт (1 нче кушымта).

Тоташтыру өчен түләү билгеләү турындагы гаризага түбәндәге документлар һәм материаллар теркәлә:

а) эшчәнлекнең җайга салына торган төрен гамәлгә ашырганда кулланыла торган, үзләренә карата хокуклар Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрында теркәлмәгән (мондый хокуклар әлеге реестрда теркәлгән очракта, әлеге биналар, төзелмәләр, корылмалар, җир кишәрлекләре турындагы белешмәләр тапшырыла) күчемсез объектларга (биналарга, төзелмәләргә, корылмаларга, җир кишәрлекләренә) карата милекчелек хокукын, башка төрле законлы хокукны раслый торган хокук билгеләүче документларның күчермәләре (граждани-хокукый килешүләрнең, концессия килешүләренең күчермәләре, юридик зат үзгәртеп корылган очракта, – тапшыру актларының күчермәләре);

б) төзелешкә (үзгәртеп коруга) чыгымнарны билгеләү өчен сметаларны теркәп, кулланыла торган индексларны, нормаларны һәм исәпләмә нормативларын күрсәтеп, тоташтыруга түләү составында кертелә торган чыгымнар исәпләмәсе (5 нче кушымта);

в) мөрәҗәгать итүчеләрнең объектларының тоташтырыла торган суммар җылылык йөкләнешенең чираттагы җайга салу чорына планлы улуын раслый торган документларның күчермәләре (җайга салуның планлы чорына тоташтыру гаризаларының һәм килешүләренең, шартларының күчермәләре);

г) түләү исәпләмәсе (3, 4 нче кушымта);

д) инвестиция программасының (инвестиция программасы проектының) билгеләнгән тәртиптә расланган күчермәсе;

е) ышаныч кәгазеннән башка гына оешма исеменнән эш итәргә хокуклы затны билгеләү турындагы документ күчермәсе.

Түләү билгеләү турындагы эшне ачу өчен күрсәтелгән документлар һәм материаллар исемлеге тулы булып тора.

Түләү билгеләнгәндә исәпкә алына торган чыгымнарны нигезләү өчен шулай ук түбәндәгеләрне тапшырырга кирәк:

1) штат расписаниесеннән өземтә, 1 машина/сәгать автомобиль эксплуатацияләү бәясе исәпләмәсен теркәп, тоташтыруда (технологик ялгауда) катнашкан персоналның вазыйфаи кулланмалары күчермәсе;

2) җайга салуның алдагы чоры өчен техник шартларны, схемаларны һәм тоташтыру турындагы актларны, башкарылган эшләр турындагы актларны (унифицирлаштырылган КС-2, КС-3, КС-14 формалары буенча) теркәп, тоташтыруга (технологик ялганган өчен) килешүләр исемлеге һәм күчермәләре;

3) алдагы җайга салу чорында «тоташтыру (технологик ялгау)» эшчәнлек төре буенча 08, 25, 26, 90 счетлары буенча өземтәләр.

Җайга салынулы оешма, чираттагы җайга салу чорына кадәрге елның 1 сентябренә кадәр, тарифларны җайга салу органына түләү билгеләү турында тәкъдим кертә.

Оешмага карата элегрәк түләү дәүләт тарафыннан җайга салынмый торган булса, мондый оешмалар өчен (мондый эшчәнлек төрләренә) түләү җайга салуның агымдагы чорына түләү билгеләү турында тәкъдимнәр тапшыру срокларына бәйсез рәвештә исәпләнә, түләү билгеләү турындагы тәкъдимнәрне агымдагы елның 1 ноябреннән соңга калмыйча тапшыру шарт булып тора.

Җайга салынулы оешма инициативасы буенча, күрсәтелгән документлардан һәм материаллардан тыш, тоташтыруга түләү билгеләү турындагы эшне карау өчен мөһим булган башка документлар һәм материаллар, шулай ук эксперт бәяләмәсе дә тапшырыла ала.

Гариза һәм документлар бер нөсхәдә тапшырыла.

Гариза һәм аңа теркәлә торган документлар мөрәҗәгать итүче тарафыннан кәгазьдә түбәндәге ысулларның берсе аша тапшырылырга (җибәрелергә) мөмкин:

җитәкче тарафыннан шәхсән (мөрәҗәгать итүче исеменнән ышаныч кәгазе нигезендә эш иткән зат тарафыннан);

кулга тапшыру турында белдереп, теркәлгән документлар исемлеге белән заказлы почта юлламасы итеп.

Җайга салынулы оешма тарафыннан кәгазьдә тапшырыла торган, бер биттән артык барлык документларга номерлар сугыла, алар тегеп куела, соңгы битендә мөрәҗәгать итүченең мөһере (булган очракта) белән беркетелә һәм җитәкчесенең яки аның вәкаләтле вәкиленең имзасы белән таныклана.

Гариза белән документлар шулай ук мөрәҗәгать итүче тарафыннан көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланган электрон документ рәвешендә, гомуми файдаланудагы мәгълүмат-телекоммуникация челтәре аша, шул исәптән «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәре аша да тапшырылырга (җибәрелергә) мөмкин.

Гариза бланкының электрон формасы һәм документларны тапшыру рәвешләре Дәүләт комитетының рәсми сайтында урнаштырылган.

Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле һәм мәҗбүри күрсәтелергә тиешле хезмәтләр юк.

 

  1. Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен зарури документларны кабул итүдән баш тарту нигезләренең тулы исемлеге:

Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен зарури документларны кабул итүдән баш тарту нигезләре юк.

 

  1. Дәүләт хезмәте күрсәткән өчен алына торган дәүләт пошлинасын яки башка түләүне алу тәртибе, аның күләме һәм алыну нигезләре:

Дәүләт хезмәте түләүсез нигездә күрсәтелә.

 

  1. Дәүләт хезмәт күрсәтүләрен алу барышында кабул ителгән карарларга һәм башкарылган гамәлләрга (гамәл кылмауларга) карата дәүләт хезмәт күрсәтүләрен алучыларның судка кадәр (судтан тыш) дәгъва кыла алу хокуклары турында мәгълүмат:

Мөрәҗәгать итүчеләр Дәүләт комитетының, Дәүләт комитеты вазыйфаи затының йә Дәүләт комитеты дәүләт граждан хезмәткәренең карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына) судка кадәрге тәртиптә Дәүләт комитеты рәисенә шикаять белдерергә хокуклы. Дәүләт хезмәте күрсәтелүгә бәйле рәвештә рәис кабул иткән карарларга, гамәлләргә (гамәл кылмауга) шикаятьләр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына яисә Монополиягә каршы федераль хезмәткә тапшырыла.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International