Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларына тоташтырган (технологик ялгаган) өчен тарифлар билгеләү (алга таба – тоташтыру өчен тарифлар билгеләү)

СУ БЕЛӘН ТӘЭМИН ИТҮ ҺӘМ ТАШЛАНДЫК СУЛАРНЫ АГЫЗУ СИСТЕМАЛАРЫНА ТОТАШТЫРГАН (ТЕХНОЛОГИК ЯЛГАГАН) ӨЧЕН ТАРИФЛАР БИЛГЕЛӘҮ (АЛГА ТАБА – ТОТАШТЫРУ ӨЧЕН ТАРИФЛАР БИЛГЕЛӘҮ)

 

  1. Дәүләт Комитетының урнашу урыны: 420015, Татарстан Республикасы, Казан ш., Карл Маркс ур., 66 й.

Дәүләт комитетының эш графигы:

Дүшәмбе-пәнҗешәмбе

8.00 - 17.00 (тәнәфес: 12.00 сәг. 12.45 сәг. кадәр)

Җомга

8.00 - 15.45 (тәнәфес: 12.00 сәг. 12.45 сәг. кадәр)

Шимбә, якшәмбе

ял

Җәмәгать транспортында:

10, 10А, 22, 28, 28А, 30, 35, 54, 63, 89, 91 санлы автобуслар , 2, 3, 5, 7, 8 санлы троллейбуслар белән «Толстой» тукталышына кадәр барырга.

Керү  шәхесне раслаучы документ белән.

Дәүләт комитетының технологик тоташтыру өчен түләүне җайга салу һәм контрольдә тоту бүлегенең белешмәләр алу өчен телефоннары: 221-82-45, 221-82-47

«Интернет» мәгълүмати-телекоммуникация челтәрендә Дәүләт комитетының рәсми сайты адресы: http://kt.tatarstan.ru, Дәүләт комитетының электрон почта адресы: kt@tatar.ru.

Дәүләт комитеты структур подразделениесенең дәүләт хезмәте күрсәтү өчен җаваплы хезмәткәренең электрон почта адресы: Shakirzyanova.Ilvira@tatar.ru.

 

  1. Дәүләт комитеты тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтенең атамасы

Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларына тоташтырган (технологик ялгаган) өчен тарифлар билгеләү (алга таба – тоташтыру өчен тарифлар билгеләү)

 

  1. Дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсен тасвирлау:

Тоташтыруга тарифлар билгеләү турында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты карары яки тоташтыруга тарифлар билгеләү турында эш ачудан баш тарту.

 

  1. Дәүләт хезмәте күрсәтү вакыты, шул исәптән дәүләт хезмәте күрсәтүдә катнаша торган оешмаларга мөрәҗәгать итү зарурлыгын да исәпкә алып, Россия Федерациясе законнарында туктатып тору мөмкинлеге каралган очракта, дәүләт хезмәте күрсәтүне туктатып тору вакыты, дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсе булып торган документларны бирү (җибәрү) вакыты:

Тоташтыруга тарифлар Дәүләт комитеты тарафыннан чираттагы җайга салу чоры башланганчы, ләкин җайга салуның чираттагы исәп-хисап чорыннан алда килгән елның 20 декабреннән дә соңга калмыйча билгеләнә.

Дәүләт хезмәте күрсәтү вакытын туктатып тору каралмаган.

Үзләренә карата тарифларны дәүләт тарафыннан җайга салу элек гамәлгә ашырылмаган оешма өчен агымдагы елга тарифлар тарифларны билгеләү турындагы тәкъдим агымдагы елның 1 ноябреннән дә соңга калмыйча тапшырылган очракта билгеләнә. Бу очракта оешма өчен тарифлар тарифларны җайга салу органына тарифларны билгеләү турында тәкъдим һәм кирәкле дәлилләү материаллары тулы күләмдә алынган көннән алып 30 календарь көне эчендә билгеләнә. Тарифларны җайга салу органы карары буенча әлеге срок 30 календарь көненә озайтылырга мөмкин.

Үзләренә карата элегрәк тарифларны дәүләт тарафыннан җайга салу гамәлгә ашырылмаган оешмалар өчен чираттагы җайга салу чорына тарифлар билгеләү турындагы карар җайга салу органы тарафыннан тарифлар билгеләү турындагы тәкъдимнәр җайга салу органына килгән көннән башлап 30 календарь көне эчендә җайга салу органының идарә (коллегия) утырышы нәтиҗәләре буенча кабул ителә. Җайга салу органы карары буенча әлеге вакыт 30 календарь көненә озайтылырга мөмкин.

Тоташтыруга тарифлар билгеләү турында карар кабул ителгән көннән башлап җиде эш көне эчендә, ләкин чираттагы җайга салу чорына кадәрге елның 21 декабреннән соңга калмыйча, Дәүләт комитеты дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсе булган карарның таныкланган күчермәсен, беркетмәне (беркетмәдән өземтәне) теркәп, әлеге карарда тоташтыруга тарифлар билгеләнгән һәр җайга салынулы оешма адресына җибәрә.

Әлеге документларны җибәрү, кулга тапшыру турында белдереп, почта аша яки электрон рәвештә (адресат тарафыннан мәгълүмат алынганлыгына раслама алып) гамәлгә ашырыла.

Дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсе булган тоташтыруга тарифлар билгеләү турындагы эш ачудан баш тарту, мөрәҗәгать итүче тапшырган документларны һәм материалларны кире кайтарып, тоташтыруга тарифлар билгеләү турында гариза теркәлгән вакыттан башлап 10 эш көне узганчы гамәлгә ашырыла.

 

  1. Норматив хокукый актлар нигезендә дәүләт хезмәте һәм дәүләт хезмәте күрсәтүгә кирәкле һәм мәҗбүри хезмәтләрне күрсәтү өчен кирәкле булган, мөрәҗәгать итүче тарафыннан тапшырылырга тиешле документларның тулы исемлеге, аларны, шул исәптән электрон рәвештә дә, мөрәҗәгать итүче тарафыннан алу ысуллары, аларны тапшыру тәртибе:

Тоташтыруга тарифлар билгеләү турындагы тәкъдим җайга салынулы оешманың тоташтыруга тарифлар билгеләү турындагы гаризасыннан (1, 2 нче кушымталар) тора.

Тоташтыруга тарифлар билгеләү турындагы гаризага түбәндәге документлар һәм материаллар теркәлә:

а) җайга салына торган эшчәнлекне гамәлгә ашырганда кулланыла торган күчемсез милек объектларына (биналарга, төзелмәләргә, корылмаларга, җир кишәрлекләренә) карата хокук билгели торган (граждани-хокукый килешүләрнең, консеция килешүләренең, юридик затны үзгәртеп корганда – тапшыру актларының күчермәләре), милекчелек хокукын раслый торган документларның күчермәләре, идарә итүнең башка законлы нигезе;

б) кушымталары белән бергә исәпкә алу сәясәтен раслау турындагы карарларның күчермәләре (синтетик һәм аналитик бухгалтерия исәпләрендәге счетларны һәм субсчетларны үз эченә алган счетларның расланган планын да кертеп);

в) ышаныч кәгазеннән башка гына оешма исеменнән эш итәргә хокуклы затны билгеләү (сайлау) турындагы документ күчермәсе;

г) алдагы җайга салуның 3 чоры һәм соңгы хисап датасы өчен бухгалтерлык һәм статистик хисаплылык күчермәләре;

е) эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен гамәлгә ашыруга чыгымнарны һәм җайга салынулы эшчәнлектән кирәкле тулаем керемне исәпләү, башлангыч мәгълүматларга икътисадый нигезләү (исәпләүнең кулланыла торган индексларын, нормаларын һәм смета нормативларын күрсәтеп) теркәп, (5, 6 нчы кушымталар);

ж) тоташтыруга тарифлар исәпләү (4 нче кушымта);

л) Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә мөрәҗәгать итүче тарафыннан товарлар (материаллар, җиһазлар) сатып алынуын раслый торган документларның (сатып алулар турында нигезләмә, сатып алулар уздырылуы турында белдерү, сатып алу турындагы документлар, сатып алулар уздыру барышында төзелә торган сатып алуларны уздыру беркетмәләре) күчермәләре.

Элек тарифларны дәүләт тарафыннан җайга салу башкарылмаган оешма өчен тоташтыруга тарифлар билгеләнгәндә, «л» пунктчасында күрсәтелгән документлар тоташтыруга тарифлар билгеләү турындагы гаризага теркәлми.

Берләштерү, үзгәртеп кору яки тоташтыру формасында юридик затларны үзгәртү нәтиҗәсендә барлыкка китерелгән җайга салуны оешма өчен тоташтыруга тарифлар билгеләнгәндә «а», «г», «л» пунктчалары нигезендә үзгәртеп корылган оешмага (үзгәртеп корылган оешмаларга) карата тапшырылган документлар һәм материаллар кулланылырга мөмкин.

Юридик затларны берләштерү яисә үзгәртеп кору рәвешендә үзгәртеп кору нәтиҗәсендә барлыкка килгән җайга салынулы оешма тарафыннан шулай ук мондый оешманың дәүләт теркәвенә алу датасына бухгалтерлык хисабы тапшырыла.

Тарифлар билгеләү турындагы эшне ачу өчен күрсәтелгән документлар һәм материаллар исемлеге тулы булып тора.

Җайга салынулы оешма инициативасы буенча, күрсәтелгән документлардан һәм материаллардан тыш, тарифлар билгеләү өчен мөһим булган башка документлар һәм материаллар, шул исәптән бәйсез экспертларның эксперт бәяләмәсе дә, тапшырыла ала.

Җайга салынулы оешма, чираттагы җайга салу чорына кадәрге елның 1 маена кадәр, тарифларны җайга салу органына тоташтыруга тарифлар билгеләү турында тәкъдим кертә.

Агымдагы елга тоташтыруга тарифлар билгеләнгән очракта, элек тоташтыруга тарифларны дәүләт тарафыннан җайга салу гамәлгә ашырылмаган оешма өчен тоташтыруга тарифлар билгеләү турындагы тәкъдим мондый оешма тарафыннан агымдагы елның 1 ноябреннән дә соңга калмыйча тапшырыла.

Гариза һәм теркәлә торган документлар бер нөсхәдә тапшырыла.

Гариза һәм аңа теркәлә торган документлар мөрәҗәгать итүче тарафыннан кәгазьдә түбәндәге ысулларның берсе аша тапшырылырга (җибәрелергә) мөмкин:

җитәкче тарафыннан шәхсән (мөрәҗәгать итүче исеменнән ышаныч кәгазе нигезендә эш иткән зат тарафыннан);

кулга тапшыру турында белдереп, теркәлгән документлар исемлеге белән заказлы почта юлламасы итеп.

Җайга салынулы оешма тарафыннан кәгазьдә тапшырыла торган, бер биттән артык барлык документларга номерлар сугыла, алар тегеп куела, соңгы битендә мөрәҗәгать итүченең мөһере (булган очракта) белән беркетелә һәм җитәкчесенең яки аның вәкаләтле вәкиленең имзасы белән таныклана.

Гариза белән документлар шулай ук мөрәҗәгать итүче тарафыннан көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланган электрон документ рәвешендә, гомуми файдаланудагы мәгълүмат-телекоммуникация челтәре аша, шул исәптән «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәре аша да тапшырылырга (җибәрелергә) мөмкин.

Гариза бланкының электрон формасы һәм документларны тапшыру рәвешләре Дәүләт комитетының рәсми сайтында урнаштырылган.

 

  1. Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен зарури документларны кабул итүдән баш тарту нигезләренең тулы исемлеге:

Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен зарури документларны кабул итүдән баш тарту нигезләре юк.

 

  1. Дәүләт хезмәте күрсәткән өчен алына торган дәүләт пошлинасын яки башка түләүне алу тәртибе, аның күләме һәм алыну нигезләре:

Дәүләт хезмәте түләүсез нигездә күрсәтелә.

 

  1. Дәүләт хезмәт күрсәтүләрен алу барышында кабул ителгән карарларга һәм башкарылган гамәлләрга (гамәл кылмауларга) карата дәүләт хезмәт күрсәтүләрен алучыларның судка кадәр (судтан тыш) дәгъва кыла алу хокуклары турында мәгълүмат:

Мөрәҗәгать итүчеләр Дәүләт комитетының, Дәүләт комитеты вазыйфаи затының йә Дәүләт комитеты дәүләт граждан хезмәткәренең карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына) судка кадәрге тәртиптә Дәүләт комитеты рәисенә шикаять белдерергә хокуклы. Дәүләт хезмәте күрсәтелүгә бәйле рәвештә рәис кабул иткән карарларга, гамәлләргә (гамәл кылмауга) шикаятьләр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына яисә Монополиягә каршы федераль хезмәткә тапшырыла.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International