Электр энергиясе җитештерүнең билгеләнгән куәте 25 мегаватт һәм аннан күбрәк булган электр һәм җылылык энергиясен катнаш режимда эшләп чыгару режимында функцияләүче җылылык энергиясе чыганакларыннан тыш, җылылык энергиясе чыганакларында җылылык энергиясе җитештерелгәндә чагыштырма ягулык сарыфы нормативларын раслау

Дәүләт Комитетының урнашу урыны: 420015, Татарстан Республикасы, Казан ш., Карл Маркс ур., 66 й.

Дәүләт комитетының эш графигы:

 

Дүшәмбе-пәнҗешәмбе

8.00 - 17.00 (тәнәфес: 12.00 сәг. 12.45 сәг. кадәр)

Җомга

8.00 - 15.45 (тәнәфес: 12.00 сәг. 12.45 сәг. кадәр)

Шимбә, якшәмбе

ял

Гаризалар кабул итү графигы: көн саен, шимбә һәм якшәмбедән тыш, Дәүләт комитетының эш көннәрендә.

Җәмәгать транспортында «Толстой» тукталышына кадәр килергә кирәк (10, 10А, 22, 28, 28А, 30, 35, 54, 63, 89, 91 номерлы автобуслар, 2, 3, 5, 7, 8 номерлы троллейбуслар).

Керү – шәхесне таныклаучы документ күрсәтеп.

Дәүләт комитетының технологик аудит бүлегенең белешмә телефоннары: (843) 221-82-28, (843) 221-82-61.

Дәүләт комитетының «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге  рәсми сайты адресы: http://kt.tatarstan.ru.

Дәүләт комитетының электрон почтасы адресы: кt@tatar.ru.

  1. Дәүләт хезмәтенең атылышы

Электр энергиясе җитештерүнең билгеләнгән куәте 25 мегаватт һәм аннан күбрәк булган электр һәм җылылык энергиясен катнаш режимда эшләп чыгару режимында функцияләүче җылылык энергиясе чыганакларыннан тыш, җылылык энергиясе чыганакларында җылылык энергиясе җитештерелгәндә чагыштырма ягулык сарыфы нормативларын раслау

 

  1. Дәүләт хезмәтен күрсәтү нәтиҗәсен тасвирлау

Җылылык энергиясе чыганакларында җылылык энергиясе җитештергәндә чагыштырма ягулык сарыфы нормативларын раслау турында боерык яки нормативларны раслаудан баш тарту турында хәбәр

 

  1. Дәүләт хезмәте күрсәтү вакыты, шул исәптән дәүләт хезмәте күрсәтүдә катнаша торган оешмаларга мөрәҗәгать итү зарурлыгын да исәпкә алып, Россия Федерациясе законнарында туктатып тору мөмкинлеге каралган очракта, дәүләт хезмәте күрсәтүне туктатып тору вакыты, дәүләт хезмәте күрсәтүнең нәтиҗәсе булып торган документларны бирү (җибәрү) вакыты

Гаризаны раслаган вакытннан алып 60 календарь көне эчендә.

Дәүләт хезмәтен күрсәтү вакытын туктатып тору каралмаган.

 

  1. Норматив хокукый актлар нигезендә дәүләт хезмәтен һәм дәүләт хезмәтен күрсәтү буенча зарури һәм мәҗбүри булган хезмәтләрне күрсәтү өчен зарури булган, гариза бирүче тарафыннан тапшырылырга тиешле документларның тулы исемлеге, аларны, шул исәптән электрон рәвештә дә, гариза бирүче тарафыннан алу ысуллары, аларны тапшыру тәртибе

4.1. Гариза (1 нче кушымта).

4.2. Раслау өчен тапшырылган нормативларның мәгънәсен нигезләүче документлар, ә атап әйткәндә:

- алу чыганакларын күрсәтеп, айлар буенча һәм хисап елына җылылык энергиясен җитештерүнең һәм җибәрүнең фаразланган күләмнәре балансы таблицасы;

- җиһазларның факттагы техник характеристикалары һәм эшләү режимы;

- котельнялар һәм оешмалар буенча тулаем алганда җибәрелгән җылылык энергиясенә Тәртипкә ярашлы рәвештә әзерләрнгән чагыштырма ягулык чыгымнары нормативларын исәпләп чыгару нәтиҗәләренең җыелма таблицасы;

- Тәртипкә туры китереп әзерләнгән аңлатма язуы;

- җайга салу чорының һәр аена һәм тулаем хисап чорына һәр котельня буенча чагыштырма ягулык чыгымнары нормативлары исәпләмәләре;

- һәр котельня буенча һәм, тулаем алганда, оешма буенча шәхси ихтыяҗларга исәп-хисап чорына Тәртип нигезендә башкарылган җылылык энергиясе чыгымнары исәпләмәләре;

- агымдагы елга һәм аннан алдагы ике елга расланган нормативларның күрсәткече, шулай ук агымдагы елга кадәрге ике ел өчен чагыштырма ягулык чыгымнарының һәм җибәрелгән җылылык энергиясе күләмнәренең фактик күрсәткече;

- Тәртип таләпләре нигезендә раслау өчен тапшырылган нормативларның күрсәткечләрен нигезли торган материаллар һәм таблицалар, шул исәптән казаннарны режим-көйләү сынаулары нәтиҗәләре буенча төзелгән гамәлдәге режим карталары;

- котельныйларда чагыштырма ягулык сарыфы нормативлары күрсәткечләрен нигезләүче материалларның экспертизасы буенча бәяләмә.

Таныклау шарты белән, документларның төп нөсхәләре урынына аларның күчермәләрен тапшыру рөхсәт ителә.

Документларда билгеләнгән тәртиптә таныкланмаган бетерелгән, өстәп язылган урыннар, сызылган сүзләр һәм төзәтмәләр булу - рөхсәт ителми.

Дәүләт хезмәте алу буенча гариза бланкын мөрәҗәгать итүче Дәүләт комитетына шәхсән мөрәҗәгать иткәндә алырга мөмкин. Бланкның электрон рәвеше Дәүләт комитетының рәсми сайтында урнаштырылган.

Гариза һәм аңа теркәлә торган документлар Мөрәҗәгать итүче тарафыннан кәгазьдә түбәндәге ысулларның берсе аша тапшырылырга (җибәрелергә) мөмкин:

- шәхсән (ышанычнамә нигезендә мөрәҗәгать итүче исеменнән гамәл кылучы зат тарафыннан);

- почта юлламасы белән.

Гариза белән документлар шулай ук Мөрәҗәгать итүче тарафыннан көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланган электрон документ рәвешендә гомуми файдаланудагы мәгълүмат-телекоммуникация челтәре, шул исәптән «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәре яки Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша да тапшырылырга (җибәрелергә) мөмкин.

 

  1. Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен зарури документларны кабул итүдән баш тарту нигезләренең тулы исемлеге

Әлеге Регламентның 1.2 пунктында күрсәтелмәгән затның документлар белән мөрәҗәгать итүе.

 

6. Дәүләт хезмәтен күрсәткән өчен алына торган дәүләт пошлинасын яки бүтән төрле түләүне алу тәртибе, аның күләме һәм алыну нигезләре

Дәүләт хезмәте түләүсез нигездә күрсәтелә.

 

7.      Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле һәм зарури булып саналучы хезмәтләрне күрсәтү өчен түләү алу тәртибе, аның күләме һәм алу нигезләре, мондый түләү күләмен хисаплау методикасы турында мәгълүматны да кертеп

Зарури һәм мәҗбүри хезмәтләр күрсәтү таләп ителми.

 

8.      Дәүләт хезмәте күрсәтә торган орган, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтә торган күпфункцияле үзәк, шулай ук аларның вазыйфаи затлары, дәүләт хезмәткәрләре карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына) карата судка кадәр (судтан тыш) шикаять белдерү тәртибе

Мөрәҗәгать итүчеләр Дәүләт комитетының, Дәүләт комитеты вазыйфаи затының йә Дәүләт комитеты дәүләт хезмәткәренең карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына) судка кадәрге тәртиптә Дәүләт комитетына шикаять белдерергә хокуклы.

Дәүләт хезмәте күрсәтелүгә бәйле рәвештә рәис карарларына, гамәлләренә (гамәл кылмавына) шикаятьләр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына тапшырыла.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International