16 июньнән башлап «КрасАвиа» авиакомпаниясе Казаннан Сочи шәһәренә даими рейслар башкаруга кереште. Очышлар атнасына өч мәртәбә гамәлгә ашырылачак. Юлдагы вакыт 2,5 сәгать тәшкил итә.