ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты Рәисе Чирмешән районында “Мәктәпкә җыенырга булыш!” дигән акциядә катнашты

2014 елның 5 сентябре, җомга

30 август көнне Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районында “Мәктәпкә җыенырга булыш!” дигән республика хәйрия  акциясе кысаларында беренче сыйныфка баручы балаларга портфельләр өләшү тантанасы булды. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты, Чирмешән муниципаль районында яшәүче күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә ярдәм кулы сузып, ел саен әлеге акциядә катнашып килә.

2014 елда Дәүләт комитеты хәйрия акциясе кысаларында җыелган акчага башлангыч сыйныф укучылары өчен  барлык уку кирәк-яраклары салынган мәктәп ранецлары сатып алды.

Сабыйларга портфельләр өләшү тантанасында Чирмешән районы хакимияте башлыгы Наил Зарипов, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты Рәисе Марат Зарипов, шулай ук  республика, район предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләре катнашты.

 

Безнең белешмә:

“Мәктәпкә җыенырга булыш!” дигән республика хәйрия акциясе  2007 елдан бирле үткәрелеп килә. Акция хәйриячеләр игътибарын мәктәп портфельләре, язу-сызу өчен кирәк-яраклар, мәктәп һәм спорт киемнәре сатып алуга ярдәм итүгә юнәлдереп, бу әйберләрне аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга тапшыруны күздә тота. Акцияне оештыручыларның төп бурычы – мохтаҗ гаиләләргә ярдәм кулы сузу һәм сабыйларга мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән көннәрен бәйрәмгә әйләндерү. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International