Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы булып узды

2015 елның 10 марты, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. “Әлмәт-Су каналы” ААҖнең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар килештерү хакында.

2. “Әлмәт-Су каналы” ААҖнең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар килештерү хакында.

3. 2015 ел өчен кулланучыларга “Ремонт-эксплуатация идарәсе” ААҖ тарафыннан җиткерелә торган җылылык энергиясенә (егәрлеккә) тарифлар килештерү хакында.

4. 2015-2018 еллар өчен каты көнкүреш калдыкларын юк итү һәм күмү буенча “ЭкоСистемалар” ҖЧҖ тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләргә тарифлар килештерү хакында.

Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелде һәм Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе карап тикшерүенә тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International