Казан яңа акча сурәтләрен сайлау буенча Россия Банкы конкурсында лидерлар өчлегенә чыкты

2016 елның 21 сентябре, чәршәмбе

200 һәм 2000 сумлык яңа кәгазь акчаларга сурәтләр сайлау буенча Россия Банкы конкурсында Республика символлары лидерлар өчлегенә эләкте.

Твоя-Россия.рф сайтының төп битендә конкурс статистикасын яңарту барышында Казан беренче мәртәбә икенче урында пәйда булды. Бүгенге көндә ТР башкаласы өчен 137 мең 238 кеше тавыш биргән. Хәзер бары тик  Севастополь гына аннан алда бара, аның өчен 139 мең 906 тавыш бирелгән.

Исегезгә төшерәбез, 28 июньнән башлап, Твоя-Россия.рф сайтында, Россия Банкы инициативасы белән халыкара тавыш бирү ачылды, аның нәтиҗәләре буенча яңа 200 һәм 2000 сумлык кәгазь акчаларда сурәтләнүгә дәгъва кылучы шәһәрләрнең һәм аларның территорияләренең һәм аларның символларының киңәйтелгән исемлеге формалаштырылачак. Сайлау өч этапта уза һәм 2016 елның 7 октябрендә тәмамланачак, ул чакта “Россия-1” телеканалы эфирында конкурста җиңүчеләрне игълан итәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International