Су белән тәэмин итү, су бүлү һәм җылы белән тәэмин итү өлкәләрендә мәгълүмат ачу стандартлары турында

2017 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

Оешмалар тарафыннан су белән тәэмин итү, су бүлү, җылы белән тәэмин итү буенча җайга салынулы хезмәтләр турындагы мәгълүматтан ирекле файдалану мөмкинлеген тәэмин итү зарурлыгы турында федераль законнардагы таләпләр нигезендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты түбәндәгеләр хакында хәбәр итә.

Мәгълүмат ачу стандартлары Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Су белән тәэмин итү һәм су бүлү өлкәсендә мәгълүмат ачу стандартлары турында" 17.01.2013 № 6, "Җылы белән тәэмин итүче оешмалар, җылылык челтәрләре оешмалары һәм җайга салу органнары тарафыннан мәгълүмат ачу стандартлары турында" 05.07.2013 № 570 карарлары нигезендә расланган.

Мәгълүмат ачу стандартлары нигезендә җайга салынулы оешмаларга ирекле файдаланылырга тиешле мәгълүматны ачу зарур.

БМАС үрнәкләре рәвешендә мәгълүмат ачу рәвешләре Дәүләт комитетының kt.tatarstan.ru рәсми сайтында (алга таба – Дәүләт комитеты сайты), "Мәгълүмат ачу">"Мәгълүмат ачу рәвешләре" бүлегендә урнаштырылган.

Дәүләт комитеты искә төшерә, су белән тәэмин итү, су бүлү һәм җылы белән тәэмин итү өлкәләрендә хезмәтләр күрсәтүче оешмаларга мәгълүматны Интернет челтәрендә Дәүләт комитеты сайтында мәҗбүри бастыру юлы белән ачарга кирәк. Мәгълүматны Дәүләт комитеты сайтында бастыру максатларында тутырылган шаблоннарны БМАС ФДМС системасы аша, электрон-санлы имзадан файдаланып тапшырырга кирәк.

Су белән тәэмин итү, су бүлү һәм җылы белән тәэмин итү системаларына тоташтыру өлешендә мәгълүмат ачу рәвешләрен тапшыру мәсьәләсендә Дәүләт комитетының технологик тоташтырганга түләүне җайга салу һәм контрольдә тоту бүлеге белгечләренә (843) 221-82-46, 221-82-47 телефоннары буенча, ә мәгълүмат ачуга бәйле калган рәвешләр буенча Дәүләт комитетының Коммуналь өлкә оешмаларын җайга салу идарәсенең коммуналь өлкә оешмаларын мониторинглау һәм күзәтү бүлеге белгечләренә (843)221-82-70, 221-82-73, 221-82-77 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Мәгълүмат хаты

(сылтама -http://kt.tatarstan.ru/rus/informatsionnie-pisma.htm)

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International