«Сетевая компания» ААҖ инвестиция программасын гамәлгә ашыру

2020 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

  Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина, инвестиция программалары, электр энергиясенә тарифларны җайга салу һәм контрольдә тоту бүлеге хезмәткәрләре, ТР Сәнәгать министрлыгы вәкилләре белән берлектә, «Сетевая компания» ААҖнең инвестиция программасын гамәлгә ашыруга мониторинг кысаларында Зеленодольск һәм Югары Ослан районнарына барып кайтты. 
     «Сетевая компания» ААҖнең Зеленодольск шәһәрендәге инвестиция программасы кысаларында Зеленодольск шәһәрендә 220кВ подстанциясе реконструкцияләнгән һәм Югары Осланда 110 кВ подстанциясе төзелгән.  
    «Сетевая компания» ААҖ капиталь төзелеш идарәсе башлыгы урынбасары Азат Гайсин һәм «Сетевая компания» ААҖ филиалы – «Идел буе электр челтәрләре» баш инженеры Руслан Хәлилов филиал территориясе буйлап экскурсия үткәрде, реконструкциядән соң кулланыла торган технологияләр турында сөйләде. 
     Югары Ослан районында «Сетевая компания» ААҖ филиалы –  «Буа электр челтәрләре» директоры Айрат Җиһаншин яңа электростанция эше турында сөйләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International