ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет утырышы булды

2022 елның 27 мае, җомга

ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет чираттагы утырышын үткәрде. Көн тәртибендәге мәсьәләләр арасында 2022 елның 1 кварталы өчен «2015-2024 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» ведомство программасы чараларының үтәлеше турында фикер алышу да бар иде.

Тарифлар буенча дәүләт комитетында коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыру 2015-2024 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру буенча дәүләт комитетының максатчан программасы кысаларында карала. Әлеге программа Тарифлар буенча дәүләт комитетының рәсми сайтында (http://kt.tatarstan.ru) «Коррупциягә каршы тору» бүлегендә урнаштырылган.

Программаның барлык чаралары гражданнарның коррупциягә каршы торуда үз-үзләрен тоту стандартларына бәйле хокукый аң дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән. Программада расланган чараларны үтәү буенча даими эш алып барыла. Тарифлар буенча дәүләт комитетында коррупцияне кисәтү өлкәсендәге эш тәртибен регламентлаучы локаль актларның үтәлешен контрольдә тоту гамәлгә ашырыла.

Шулай ук каты коммуналь калдыкларны күмү объектларына карата таләпләрне үтәү турындагы мәгълүмат та тыңланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International