ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында баланс комиссиясе утырышы

2024 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина җитәкчелегендә баланс комиссиясе утырышы узды.

Утырыш кысаларында объектларны тапшыру мәсьәләләре каралды һәм көн тәртибенә ярашлы рәвештә финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәсе тыңланды:

1. Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә «Экосервис» АҖ объектларын тапшыру мәсьәләсен карау турында (Әлмәт районы).

2. «Татнефть-АЗС Центр» ҖЧҖ Чаллы филиалының су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу өлкәләрендәге финанс-хуҗалык эшчәнлеген карау турында (Тукай районы).

3. Су белән тәэмин итү өлкәсендә «Гидросервис» ҖЧҖ объектларын тапшыру мәсьәләсен карау турында (Актаныш районы).

4. Су агызу өлкәсендә «Казан синтетик каучук заводы» ААҖ объектларын тапшыру мәсьәләсен карау турында (Казан шәһәре).

5. Су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу өлкәләрендә «Бөреле коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ объектларын тапшыру мәсьәләсен карау турында (Биектау районы).

Утырышта шулай ук районнарның башкарма комитетлары һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International