Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитетында Идарә утырышы булды

2024 елның 12 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Дмитрий Сапожников җитәкчелегендә Идарәнең чираттагы утырышы булды.

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе әгъзалары көн тәртибенә туры китереп карадылар һәм карарлар кабул иттеләр:

1. «РСК» ҖЧҖ һәм Казан шәһәренең «Водоканал» МУП өчен Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды объектын – «М-14 торак районында җир асты парковкасы һәм торак булмаган биналары булган өч корпустан торган ЖК 1-1  күпфатирлы торак йорт»ны аерым тәртиптә салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызуның үзәкләштерелгән системасына тоташтырган өчен түләү билгеләү турында».

2. «РСК» ҖЧҖ һәм Казан шәһәренең «Водоканал» МУП өчен Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды объектын – Казан шәһәренең Идел буе районындагы М-14 торак районында 160 фатирлы ЖК 1-2 торак йорты»н аерым тәртиптә үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системасына тоташтырган өчен түләү билгеләү турында».

3. «Микрорайон 7А» махсуслаштырылган төзүче» ҖЧҖ объекты –  «П.Лумумба урамындагы торак йорт»ны Казан шәһәре «Водоканал» МУП үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системасына аерым тәртиптә тоташтыруга түләү билгеләү турында».

Дәүләт комитеты тәкъдим ителгән исәп-хисапларны карады һәм чыгымнарның икътисадый нигезлелеген бәяләде.

Кабул ителгән тариф карарлары белән Дәүләт комитетының рәсми сайтында Тарифлар бүлегендә танышырга мөмкин.


Фоторепортаж 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International