ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре шәһәркүләм өмәдә катнашты

2017 елның 1 мае, дүшәмбе

2017 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре шәһәркүләм өмәдә катнашты. Җыештыру эшләре ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты бинасына янәшә торучы территорияләрдә үткәрелде. Моннан тыш, биналарга да генераль өмә кагылды: тәрәзәләр юылды, кабинетлар тәртипкә китерелде, рекреацияләр яшелләндерелде.

Тулаем алганда, шәһәркүләм өмә Казанның барлык районнарында да узды, җыештыру эшләренә 70 мең тирәсе шәһәрле, 2,5 мең тирәсе төрле предприятие һәм учреждение кушылды, 700 данәдән артык техника җәлеп ителде. Чагыштыру өчен: узган елда өмәдә 1,4 мең предприятие һәм 43 мең кеше катнашкан, 400 данәдән артык техника җәлеп ителгән. Гомуми көчләр белән шәһәр территориясеннән 9 мең куб метр чүп-чар чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International